Бу көтеп алынган һәм мөһим чарада Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов, район Советы рәисе Равил Гомәров, район Советы секретаре Наилә Садыйкова һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашуы – бу вакыйганың район тормышында зур әһәмияткә ия булуын күрсәтә. Бу мемориал – безнең Җиңүгә ирешкән ата-бабаларыбызның батырлыгына, фидакарьлегенә һәм илебез өчен күрсәткән хезмәтләренә тирән хөрмәт белдерү билгесе. Аның ачылуы район халкы өчен генә түгел, ә гомумән, һәрбер кеше өчен патриотик тәрбиянең мөһим бер өлеше булачак. Ә бу изге һәм мөһим эштә актив катнашучыларның хезмәте лаеклы бәһаләнде - мемориалны булдыруга зур өлеш кертүчеләр район җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Чарада “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Башкарма комитеты әгъзасы, "Ак Идел җире" төбәк тарихын өйрәнүчеләр берләшмәсе рәисе Илфир Котдусов, "Бөтенрусия татар авыллары" иҗтимагый оешмасы Советы әгъзасы Ирек Бакиров та катнашып, бу эшнең әһәмиятен билгеләп үттеләр һәм изге эшкә үз өлешен керткән Күллекул, Яланкул авыллары активистларына бүләкләрен тапшырдылар.
Тантаналы чараның рәсми өлешенән соң кунаклар бәйрәм уңаеннан әзерләнгән табын артында урын алды. Ә аннары җыелучылар төрле конкурслар, милли уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барган кече Сабантуйда катнашты.
Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Анда катнашучы һәркем канәгать булып, бай тәэссоратлар алып, бәйрәмне оештыручыларга, аеруча әлеге мемориалны булдыруда алдан йөрүчеләргә, аны бүгенге хәлгә җиткерү өчен зур көч салучыларга рәхмәтләрен әйтеп таралышты.
Мондый мемориалларны төзү – ул безнең тарих алдындагы бурычыбыз. Алар безгә сугышны, аның корбаннарын, җиңүгә китергән юлларны онытмаска, киләчәк буыннарга бу хакта сөйләргә, аларны тәрбияләргә ярдәм итә. Күллекул авылындагы әлеге мемориал да ватанпәрвәрлек рухын күтәрү өчен мөһим адым булды.
Булат Салихов фотолары.