Салават шәһәре полициясе хезмәткәрләре тарафыннан аеруча зур күләмдә дистанцион мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган. Өлкән яшьтәге ир-ат 21 миллион сумнан артык шәхси тупланмаларыннан мәхрүм калган.
Кичә полициянең дежур частена гариза белән 64 яшьлек пенсионер мөрәҗәгать иткән. Ир-ат хәбәр иткәнчә, 15 апрельдән 7 майга кадәр билгесез затлар төрле сылтаулар белән аның 21 миллион 981 мең сум шәхси тупланмаларын урлаган.
Җинаятьчеләр зыян күрүче белән кесә телефоны аша һәм мессенджерда элемтәгә кергән, эзлекле рәвештә үзләрен Пенсия фонды, МФЦ, «Госуслуги» порталы һәм ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырганнар. Пенсияләрне яңадан исәпләү, акчаларны чит илгә террорчылыкны финанслауга күчерү турында җинаять эше кузгату, саклык акчаларын декларацияләү, шулай ук мошенниклык гамәлләрен булдырмау сылтавы белән аферистлар ир-атны барлык тупланмаларны алырга күндергән.
Зыян күрүче ике тапкыр банк бүлегенә килгән - 21 апрельдә һәм 7 майда. Кредит оешмасы хезмәткәрләре аның белән профилактик әңгәмәләр үткәргән, зур суммаларны алу максаты белән кызыксынган. Пенсионер акча аңа күчемсез милек сатып алу өчен кирәк дип аңлаткан.
21 апрель кичендә ир-ат беренче курьерга код сүзен әйтеп, 5 миллион сум акча тапшырган. 7 майда ул икенче курьерга калган 16 миллион сумнан артык акчаны тапшырган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: дәүләт учреждениеләре, хокук саклау органнары һәм банк хезмәткәрләре беркайчан да гражданнарга акчаны курьерларга тапшыруны яки акчаны "имин счетларга" күчерүне таләп итеп шалтыратмый -мондый схемалар юк. Әгәр сезгә җинаять эше кузгату, террорчылыкны финанслау яки акчаларны «декларацияләү» кирәклеге турында хәбәр итсәләр, бу мошенниклар. Кичекмәстән сөйләшүне туктатыгыз һәм оешма белән рәсми номер буенча элемтәгә керегез.