+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 Май , 03:45

Атларлык та түгел иде

Уфаның Октябрь районында яшәүчеләр мөрәҗәгатеннән соң тротуарлар тергезелде.

Атларлык та түгел идеАтларлык та түгел иде
Атларлык та түгел иде

Үткән атнада Башкортстанга идарә итү үзәге халыктан килгән мөрәҗәгатьләр белән эшне дәвам итте.
Менә берничә хәл ителгән инцидент. Уфада яшәүче ханым Гагарин урамы, 30 адресы буенча урнашкан йорт каршындагы асфальтның ремонттан соң ватылуына игътибар иткән. Үз хәбәрен ул социаль челтәрләрдә урнаштырган, һәм аны ЦУРның “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән. “БашРТС” оешмасы мөрәҗәгатьне эшкә алган. Тиздән компания хезмәткәрләре асфальтны тергезгән.


Башкаланың Октябрь районында хәл ителгән тагын бер проблема: Октябрь проспектындагы 84/4 санлы йорт янында җәяүлеләр тротуары тергезелгән.
Мәчетле районының Олы Устьикин авылында яшәүче социаль челтәрләрдә Мостовая урамындагы кү­пернең өслеге җимерелү турында язган. Тиз арада түшәмәне яңага алмаштырганнар.

Краснокама районының Николо-Березовка авылында Җиңү паркындагы балалар мәйданчыгын тәртипкә китер­гәннәр. Территориядә уен конструкцияләре элементлары сынганлыгы турында социаль челтәрдә бер хатын-кыз апрельдә язган. Мәсь­әләне район хакимияте һәм Николо-Березовка авыл Советы белгечләре хәл иткән: балалар мәйданчыгы сабыйларны һәм аларның ата-аналарын кабул итәргә әзер.
Благовещен районының Казанка авылында булган инцидент та эшләнгән: монда электр баганасы төзәтелгән һәм беркетелгән.

Уфада Агыйдел буенда ял итүчеләр эскәмияләрнең ватылуын күреп, аларны ремонтлауны сораган. Бу хакта алар Кире элемтә платформасына язган. Уфа шәһәре хакимияте һәм

Ясалма корылмаларны ремонтлау һәм карап тоту буенча махсуслаштырылган идарә мөрәҗәгатьне эшкә алган. Икенче көнне эскәмия­ләрне төзәткәннәр.

Кире элемтә платформасына кергән тагын бер инцидент эшләнгән: Мәләвездә “Дан” паркында балалар мәйданчыгын тәртипкә китер­гән­нәр. Район хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, профильле хезмәтләр территориядәге авария хәлендәге агачларны кисеп алып чыккан, эскәмия­ләрне һәм уен корылмалары элементларын ремонтлаган. Гомумән, бер атнада “Дәүләт хезмәте. Бергәләп хәл итәбез” платформасына 2658 мөрә­җәгать килгән, шул ук чорда муниципалитет, министрлык һәм ведомстволар хезмәт­кәрләре белән берлектә 3089 мөрәҗәгать эшләнгән.

Башкалада “Полковник Меликов урамы” тукталышындагы электрон таблоны ремонтлаганнар. Аның эшләмәве турында бер ханым хәбәр иткән. Уфа шәһәре хакимиятенең Транспорт һәм элемтә ида­рәсе хезмәткәрләре мөрәҗә­гатьне эшкә алган. 24 ап­рельдә электрон таблоны тергезгәннәр.

Уфа районында тагын бер инцидент эшләнгән. Николаевка – Казырово автоюлындагы юл билгеләре яктылык кайтару мөмкинлеген югалткан, шуңа күрә алар төнлә күренмәгән булган. Бу хакта бер кеше Кире элемтә платформасы аша хәбәр иткән. 4 майда билгеләр норматив хәлгә китерелгән.

Авыргазы районының Толбазы авылында Ленин урамы, 84 адресы буенча җәяүлеләр кичүенә билге салынган. Юлның бу участогында “зебра”ның бик кирәк булуы турында социаль челтәрдә урындагы халык язган. Районы хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, проблема турында белгәннәр һәм асфальтның кибүен көткәннәр. 30 апрельдә юл хезмәтләре мәсьәләне хәл иткән: Ленин урамында җә­яүлеләр өчен билге салынган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас