+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 Мая , 12:05

Иҗтимагый палатаның күчмә диалог мәйданчыклары сериясе узды

Баймак районында Таулыкай һәм Темәс авылларында Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасының күчмә диалог мәйданчыклары сериясе узды.

Иҗтимагый палатаның күчмә диалог мәйданчыклары сериясе уздыИҗтимагый палатаның күчмә диалог мәйданчыклары сериясе узды
Иҗтимагый палатаның күчмә диалог мәйданчыклары сериясе узды



Хәйбулла районыннан күршеләрнең дустанә сщфщре чарага аерым төсмер бирде, Шулай итеп, эш сәфәре чын мәдәният һәм бердәмлек бәйрәмен күрергә мөмкинлек бирде.
 
Халык белән әңгәмә авыл тормышын төзекләндерү һәм уңайлылыкны арттыру: чүп-чарны чыгару графигын камилләштерү, үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасын үстерү мәсьәләләре тирәсендә төзелде.
Темәс (Башкорт Совет Республикасының 1919-20 еллардагы башкаласы) халкы терлек көтүен оештыру, фельдшерлык пунктларына белгечләр җәлеп итү зарурлыгы белән уртаклашты. Якындагы торак пунктларда урамнарны яктыртуны модернизацияләүгә һәм юл челтәрен яңартуга аерым игътибар бирелде.
 
Быел март аенда Баймак районына узган сәфәр нәтиҗәләре буенча, җәмәгатьчеләрнең профильле хакимият органнарына һәм оешмаларга сорауларыннан соң, ваемсыз баймаклыдан алимент түләтү яңадан башланды, "Водоканал" предприятиесенә агып төшүче суларны чистартуның норматив дәрәҗәсен тәэмин итү йөкләнде, 2026-27 елларга юлларны, подъездларны һәм йортларның фасадларын ремонтлау планлаштырылган. Калган мөрәҗәгатьләр - эштә.
 
"Күчмә мәйданчыклар - ул гражданлык җәмгыяте һәм дәүләт арасындагы күпер. Мондый очрашулар безгә «сәгатьләрне чагыштырырга», һәр кешене ишетергә һәм сорауларга оператив җавап бирергә мөмкинлек бирә. Буыннар алмашы аеруча сөендерә: бер мәйданчыкта без әтиләр мәсьәләләре, яшьләр инициативалары турында фикер алышканда, авылларыбызның ныклы киләчәге барлыгын аңлыйбыз", – дип уртаклашты Башкортостан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Иҗтимагый проектлар ресурс үзәге эксперты Артур Гыйльманов.
 
Таулыкай авылында «Әти батырлыгы» конкурсында җиңүче беренче иҗтимагый бүләк ияләренә истәлекле медальләр тапшыру инициативасы белән чыкты. 2020 ел лауреатларын быелгы тантанага һичшиксез чакырачаклар.
 
Исегезгә төшерәбез, 1 августка кадәр 2026 елгы республика конкурсына гаризалар кабул ителә.
 
Проект инициативаларын гамәлгә ашыру һәм әзерләү буенча эш халык белән әңгәмә мәйданчыгының традицион өлеше булды инде.
"Безнең бурыч – актив яшәүчеләргә инструментлар бирү: актуаль сорауларны грант ярдәменә дәгъва итә алырлык грамоталы социаль проектка әверелдерергә өйрәтү", – дип сөйләде Башкортстан Иҗтимагый палатасы аппараты җитәкчесе Элина Гатауллина.
 
Баймак районы халкының социаль проектлар конкурсларында катнашу белән кызыксынуы - бу аларның авыл җирлекләрендә тормышны үзләре үзгәртергә әзер булулары, читтән карарлар көтмәүләре күрсәткече. Урыннарда инициатива булганда һәм аны хәл итү мөмкинлеге булганда – авылда, районда, конкрет кешеләрнең тормышында реаль үзгәрешләр барлыкка килә. Мондый диалог мәйданчыкларының мәгънәсе нәкъ менә шунда: проблемалар турында фикер алышу гына түгел, ә бергәләп чишелешләр табу һәм алга таба бер адым ясау.

Автор: Сөмбел Галина, «Баймак хәбәрләре» гәзите.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас