+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 Мая , 14:30

Инвалидның акчасын урлаганнар

Күмертау шәһәрендә чукрак хатын-кыз ишарәләр теле буенча курс сатып алырга тырышканда 33 мең сумыннан колак каккан.

Инвалидның акчасын урлаганнарИнвалидның акчасын урлаганнар
Инвалидның акчасын урлаганнар
Русия Эчке эшләр министрлыгының Күмертау шәһәре буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан акчаларны дистанцион урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Кичә кич полициянең дежур частенә гариза белән тумыштан чукраклыгы булган эшләмәүче 45 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән.

Ул хәбәр иткәнчә, 9-12 май көннәрендә билгесез кеше ишарәләр теленең грамоталылыгын яхшырту курсын сату сылтавы белән аның 33 мең сум акчасын урлаган.

Тикшерү барышында полицейскийлар җинаятьченең зыян күрүче белән мессенджерда аралашканлыгын ачыклаган. Язышу барышында ул хатын-кызны аның банк картасы мәгълүматларын һәм шәхси кабинетка керү кодларын хәбәр итәргә күндерә, шуннан соң счет өстеннән тулы контроль ала.

12 майда мошенник кушымта аша илнең бер төбәгендә урнашкан банкоматта 30 мең сумнан артык акча алган. Моннан тыш, җинаятьче 5 мең сумнан артык банк күчерүен башкарырга тырышып караган, әмма әлеге операция банкның хәвефсезлек хезмәте тарафыннан блокланган.

Әлеге факт буенча Күмертау полициясенең тикшерү бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаять кылуга катнашлыгы булган кешене ачыклауга юнәлтелгән оператив-эзләү чаралары һәм тикшерү гамәлләре үткәрә.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: банк картасы мәгълүматларын, шәхси кабинетка керү кодларын һәм СМС-хәбәрләрдән парольләрне беркемгә дә, бернинди шартларда да хәбәр итмәгез. Банк хезмәткәрләре, маркетплейслар һәм товар сатучылар беркайчан да мондый мәгълүмат сорамый. Әгәр әңгәмәдәш бу мәгълүматларны әйтүне сораса - сезнең алда мошенник. Кичекмәстән аралашуны туктатыгыз һәм 102 телефоны буенча полициягә мөрәҗәгать итегез.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас