Беренчел мәгълүматлар буенча, 2026 елның 16 маенда иртән Уфаның Калинин районындагы фатирларның берсендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре 3 айлык баланың үлемен теркәгәннәр. Үлгән вакытта малай әтисе белән торакта булган.
Күзгә күренгән тән җәрәхәтләре беренчел тикшерү нәтиҗәсендә табылмады. Суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, дип хәбәр иттеләр Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр баланың үлеменең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү чаралары комплексы оештырганнар, ата-аналардан, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнары хезмәткәрләреннән сорау алына, гаиләнең торак-көнкүреш шартлары тикшерелә.
Фото: Башинформ