Бурдан кала, уттан калмый, диләр. Ел әйләнәсе әле теге, әле бу сәбәп белән янгыннар чыгып тора. Иң кызганычы, алар зур матди зыян китерә һәм кайбер очракларда кешеләрнең гомере өзелә. Күп очракта янгыннар кешеләрнең үзләренә ваемсыз карашыннан, гади генә кагыйдәләрне санга сукмаудан килеп чыга. Башкортстанда ел башыннан 600дән артык янгын очрагы теркәлгән, аларда 30 кешенең гомере өзелгән.
Кышкы чорда көнкүрештәге янгыннарның төп сәбәпләре – ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларының төзек булмавы, мичне һәм көнкүреш электр җылыту приборларын кулланган вакытта янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәмәү булса, язгы-җәйге чорда урман янгыннары да өстәлә, коры үлән яну белән бәйле янгыннар арта. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, ел башыннан Башкортстанда коры үлән яну белән бәйле 80 очрак теркәлгән, Зилаер, Белорет, Бөрҗән һәм Баймак районнарында 5 урман янгыны чыккан.
Кырмыскалы районын да мондый фаҗигаләр читләтеп үтми. Ел башыннан биредә 29 янгын чыккан, бу исә, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, өч очракка күбрәк.
Кышкы чорда районда күпләп мунчалар янды. Сәбәбе – мичләрнең артык кызуы. Ике ай эчендә Подлуб, Александровка, Иске Кыешкы, Кырмыскалы, Кабак авылларында шундый күңелсез хәлләр теркәлде. Ә менә Олыкүл авылындагы мунчаны, Карлыман авыл биләмәсенең ирекле янгын сүндерү командасының тиз арада барып җитүе нәтиҗәсендә, коткарып калдылар. Мондый ирекле янгын сүндерү командалары байтак авыл биләмәсендә бар һәм аларның ярдәме, чынлап та, бәһалап бетергесез. Мәсәлән, Карлыман авыл биләмәсендәге команда ике кешедән тора. Алар, кирәк булганда, үзәк усадьбадан тыш, тагын 8 авыл биләмәсен хезмәтләндерә. Менә соңгы очракта да ирекле янгын сүндерүчеләр Дамир Сабитов һәм Риф Шәмсетдинов мунчаны коткарып калдылар. Аларның тиз арада эш итүе һәм вазыйфа бурычларына җаваплы каравы хәлиткеч роль уйнады да инде.
Әлбәттә, мондый фаҗигаләрне кисәтү буенча район хакимияте тарафыннан да байтак чаралар күрелә. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм авыл хакимиятләре вәкилләре белән берлектә профилактик рейдлар оештырылып тора. Авыл халкы белән, электр приборларын даими тикшереп торырга һәм үзләренең милегенә сакчыл карарга чакырып, әңгәмәләр үткәрелә. Шулай ук янгын турында кисәтү җайланмаларын урнаштыру дәвам итә.
Җәйгә әле аяк басмадык, һава торышы әллә ни эссе булмаса да, районда коры үлән яну очраклары теркәлгән. 15 апрельдә Кустыгол авылы янында 0,4 гектарда коры үләнгә ут капкан иде. Ачыклануынча, ул трансформатор подстанциясендә кыска ялганыш нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бәхеткә, ирекле янгын сүндерүчеләр командалары янгын чыккан урынга тиз арада барып җитеп, утның таралуына юл куймады.
Берничә көннән янә шундый ук күренеш – Атҗитәр һәм Ляхово авыллары арасында камыш януын күреп, аны тиз арада сүндерәләр. Бәхеткә, каза күрүчеләр юк.
Фатир һәм шәхси йортларда да янгын чыгу очраклары аз түгел. Аларның сәбәбе – төзек булмаган техника яки электр челтәрләренең искерүе. Бүген йортларыбызда нинди генә заманча техника юк, алар, гадәттә, электрдан эшли. Алардан дөрес файдаланмау, янгын чыгу ихтималы тудыра. Әйткәндәй, район үзәгендәге Киров урамында урнашкан күпфатирлы йортта чыккан янгын – шуның ачык мисалы. Биредә эшләп утырган суыткыч янып китә. Хуҗаларның йортта булуы һәм тиешле чараларны үтәве бәхетсезлек очрагын булдырмый калырга мөмкинлек биргән.
Искергән электр үткәргечләре, зыян күргән изоляция, сыйфатсыз электротехник товарлар – болар барысы да янгын чыгу ихтималын арттыра. Шуңа күрә, йортта электр челтәрләренә ремонт ясаганда, һәрвакыт сыйфатлы материаллар кулланырга кирәк, шулай ук бу эшне белгечләрдән эшләтү яхшырак та, хәерлерәк тә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.