+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 Мая , 13:45

Җиңүчеләр бүләкләнде

Башкортстан Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә «Аек авыл» VII Республика конкурсы финалчыларын игълан иттеләр. Акчалата сертификатлар һәм дипломнар алган җиңүчеләрне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүләкләде.

Җиңүчеләр бүләкләндеҖиңүчеләр бүләкләнде
Җиңүчеләр бүләкләнде

"Кече торак пунктлар" номинациясендә 3нче урынны Тәтешле районының Кече Бальзуга авылы, 2нче урынны Борай районының - Яңа Ялдәк авылы, 1нче урынны Аскын районының Гумбино авылы алды.

«Урта торак пунктлар» номинациясендә 3нче урынга - Бүздәк районының Каран авылы, 2нче урынга - Калтасы районының Кокуш авылы, 1нче урынга Авыргазы районының Татар Нагадагы авылы лаек булды.

"Зур торак пунктлар" номинациясендә 3нче урынны - Кушнаренко районының Калтай авылы, 2нче урынны - Краснокама районының Яңа Бөртек авылы алды, ә лидер булып Зианчура районының Умбәт авылы танылды.

«Эре торак пунктлар» номинациясендә 3нче урынны - Баймак районының Мерәс авылы, 2нче урынны — Уфа районының Николаевка авылы, 1нче урынны Дүртөйле районының Иске Баеш авылы алды.

"Бу гаҗәеп конкурс. Кешеләрдә мондый омтылыш нормаль яшәү рәвешенә чагыла. Күңелдә яхшылыкка ышаныч барлыкка килә. Конкурсны оештыручыларның берсе Эльвира Аеткуловага рәхмәт белдерәм. Анда олысы да, кечесе дә катнаша. Муниципалитетлар башлыклары моның өчен җан ата", - дип шәрехләде Радий Хәбиров.

Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко үзенең видео сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Башкортстанның «Аек авыл» проекты сәламәт яшәү рәвешен күтәрүдә һәм халык арасында алкоголь куллануны киметүдә уңышлы мисалларның берсе булып тора.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас