Такси йөртүче, мошенниклык схемасында катнашырга мөмкинлеген аңлап, Салават шәһәре полициясенә 285 мең сум һәм чит ил валютасы салынган сумканы алып килгән.
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, 14 майда таксист посылканы Уфага китерүгә заказ алган. Аңа бирелгән спорт сумкасы шик уята: җибәрүче дулкынланган өлкән яшьтәге бер ир булып чыга, ә тапшыру шартлары сәер булып күренә.
Сумканы карагач, машина йөртүче полициягә мөрәҗәгать итәргә булган. Сумкада 285 мең сум һәм 96 доллар булган.
Дежур частька 80 яшьлек зыян күрүче мөрәҗәгать иткән. Ул билгесез кешеләр алдау юлы белән аңардан зур сумманы урлаганнарын хәбәр иткән. Ир-ат аңа өй телефонына шалтыратуларын әйткән. Шалтыратучы үзен тикшерүче дип таныштырган һәм аның кызы җитди юл-ранспорт һәлакәтенә эләккән, гаепле, һәм җинаять эше кузгатмас өчен миллион сумга якын зыянны капларга кирәк дигән. Аннары "тикшерүче" трубканы "кызына" тапшырган. Зыян күрүчегә таныш булып тоелган елаган хатын-кыз тавышы әйтелгәнне раслаган. Акчаны курьерга бирергә кирәк булган.
Пенсионер күршеләреннән 210 мең сум, банкоматтан тагын 50 мең алган, өй тупланмаларын өстәгән һәм көтә башлаган. Калган 639 мең сумны машина сатып алу сылтавы белән ул якындагы тәүлектә алу өчен банкка заказ биргән.
Кич белән өйгә такси килеп туктаган. Таксистның уяулыгы аркасында акча хуҗасына тулы күләмдә кайтарылган. Бүлек җитәкчелеге битараф булмаган машина йөртүчене бүләкләргә планлаштыра.
Булган факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: чит кешеләрнең үтенечләрен үтәргә ашыкмагыз. Сөйләшүне туктатыгыз, туганнарыгызга шалтыратыгыз. Әгәр телефон сүндерелгән икән, аларның хезмәттәшләре яки дуслары белән элемтәгә керегез. Исегездә тотыгыз: әгәр ят кеше ниндидер адреска акча китерергә куша икән - ул алдакчы.