Күмертаудан Иван Барышев җиңүче булды.
Иван Барышев Советлар Союзы Герое Константин Оргин исемендәге 10нчы мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли. Ул - кадет ротасы кураторы, «Гефест» хәрби-патриотик үзәге тренеры. Армиядә хезмәт иткән, педагогика колледжында укыган. Ләкин соңгысын тәмамламаган, хәрби хезмәткә контракт төзегән. 2022 елда СВОга киткән, ә кайткач, мәктәптә эшли башлаган.
Икенче урында — Мәләвездән шәхси эшкуар Артем Кудрявцев. Махсус хәрби операциядә катнашканнан соң Артем үз эшен ача, ул 3D-басу белән шөгыльләнә. Өченче урынны Уфа янгын сүндерү идарәсенең янгын сүндерү машинасын йөртүче Дамир Хәбибуллин алды.
Җиңүчегә - 40 мең сумлык, призерларга 24 һәм 12 мең сумлык сертификат тапшырылды.
Иван Барышев Башкортстанны октябрьдә Самарада узачак Бөтенрусия конкурсының финалында тәкъдим итәчәк. Бүләкләү Мәскәүдә Кремль сараенда узачак: иң яхшыларны 300 меңнән алып 1 млн сумга кадәр бүләкләр көтә.
Фото: БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы.