+29 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 Мая , 04:50

Минем әтием – эчкече

Ләкин миңа аның өчен оят түгел, чөнки бу – аның тормышы.

Минем әтием – эчкечеМинем әтием – эчкече
Минем әтием – эчкече
Гаиләдә алкоголик булса, моны вулкандагы тормыш дип атарга мөмкин. Вулканның кайчан атылачагын беркайчан да белмисең, ләкин һәрвакыт моңа әзерсең. Алкоголик әти белән үсү җиңел түгел, әтиең сине балалар бакчасыннан алырга, яисә синең чыгарылыш кичәңә килерме, килсә, аек булырмы? Мөгаен, алкоголик әти өчен оят хисе – мин балачакта иң еш кичергән хистер. Моны күпләр кичерә һәм өлкәнәйгәч тә алар шушы хис белән яшәргә мәҗбүр. Минем язмам, бәлки, аларның тормышын бераз булса да үзгәртергә ярдәм итәр.

Әйе, минем әти алкоголик һәм миңа аның өчен оят түгел. Бүген мин шундый карарга килдем. Ни өчен икәнен аңлатам.
 
Кечкенә чакта әти миңа йоклар алдыннан китап укырга ярата иде. Гадәттә, ул моны кулына бер шешә сыра тотып эшләде. Өченче шешәне эчеп беткәндә укыганнары инде бик аз аңлашыла иде. Кайчакта мин йоклап китәм, ә әти әкиятне ахыргача бик тырышып укый әле. Кайчагында әле мин йокламыйм, ә әти инде гырлый башлый. Бер тапкыр без шахмат уйнадык. Беренче ике партиядә мин оттырдым, ләкин һәр яңа шешә сыра саен мин җиңә бардым. Икенче тапкыр рәттән мат куйгач, әтием шахмат тактасын минем битемә ыргытты һәм: “Шахматларың белән шайтаныма олак!” –дип кычкырды.
 
Шулай да исерек әти минем әйләнә-тирәмдә иң шат күңелле һәм иң яхшы кеше иде. Көймәдә йөрергә, мине үзе белән куркыныч кинога алып барырга, балык кармакларга, дуслары белән таныштырырга – сиңа нибары 6 яшь булганда бик шәп бит? Ләкин мин үскән саен гаиләдә ниләр барганын ачыграк төшен­дем – бу норма түгел иде инде.
Әти күбрәк һәм ешрак эчә башлады. Моннан тыш, агрессия ул исерек хәлдә күрсәткән бердәнбер хискә әйләнде. Бөтен нәрсәгә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә аг­рес­сия – дусларына, туганнарына, хатынына һәм, әлбәттә, миңа. Еш кына әнигә эләкте. Миңа исә аларны сугышудан аерырга яисә әнине үзем белән капларга, яки әтине тарткаларга гына кала иде. Ул чагында миңа да йодрык эләгүе мөмкин иде. Сүз уңаеннан, күпчелек кеше­ләр­нең күзендә алкоголик әти ул трико һәм майка кигән ябык ир. Минем әти ул вакытта бик яхшы формада иде, 100 килограммга кадәр авырлыкта һәм уңнан да, сулдан да яхшы тондыра иде. Шуңа карамастан, ул бер тапкыр да миннән һәм әнидән башка беркемгә дә кул күтәрмәде, гомумән, башка кешеләр белән һәрвакыт үзен тыныч тотты.
 
Миңа 10 яшь тулгач, әти сирәгрәк эчә башлады. Ярты ел эчмәде. Димәк, бөтен агрессиясен үз эчендә туплап яшәде. Аннары буа ерылды һәм ташкынга мин генә түгел, әйберләр һәм җиһазлар да эләкте – минем уенчыклар, яраткан китапларым, әни­нең хушбуйлары, туннары, телевизор – болар барысы да тәрәзәдән очырыла иде... Бервакыт минем яңа компьютер, шулай ук, өлешчә юк ителде.
 
Миңа әтием турында, бигрәк тә мәктәптә, сөйләү кыенлаша барды. Миңа дөресен сөйләүгә караганда әти турында сөйләмәү җиңелрәк иде. Кызганычка каршы, алкоголик әтиең булу фактын яшерергә мөмкин түгел (бигрәк тә ул ата-аналар җыелышына исерек килеш килгәннән соң). Һәм мин үземнең хисләремне намус белән һәм ачыктан-ачык әйтә башладым─– “Мин үз әти­емне күрә алмыйм”. Җа­вап­ка мин еш кына: “Синдә рәхмәт хисе юк! Бүтән­нәрнең әтиләре юк, алар нинди әтигә дә бик шат булыр иде әле!” – дигән сүзләр ишеттем.
 
Мин шулай үстем. Җаваплырак була бардым, үз хәвефсезлегем турында үзем кайгырта башладым. Ешрак әбиемдә, дусларымда, туганнарымда яшәдем, вакытны өйдә сирәгрәк үткәрдем. Алга таба җавап­лылыкны башкалар өчен дә үз өстемә алдым. Бервакыт мин, әти һәм энем ялга очтык. Әти әле очып киткәнче үк эчеп исерде, ә Мәскәүдә күчеп утырганда аягында көчкә басып тора иде. Миңа 12 яшь, кулымда 4 яшьлек энем һәм иң­башым­да исерек әти. Оят, куркыныч, уңайсыз...
 
Курку һәм оят – миндә әти белән ассоциация­ләнгән ике төп хис. Куркудан мин шактый җиңел котылдым – 14 яшьтән алып ешрак ялгыз яшәдем, ә 16 яшьтә бөтенләй башка шәһәргә күчендем, аның белән аралашуны бөтен­ләй чикләдем. Оят – мине бик озак калдырмаган тойгы ул. Мөгаен, шәхси терапия һәм психологик белем ярдәмендә генә хәзер мин үз тормышым турында ачыктан-ачык һәм оялмыйча сөйли аламдыр.
 
Шулай итеп, минем әти эчкече һәм миңа оят түгел. Ни өчен икәнен аңлатам:
 
1) Кемдер зыялы, кемдер яхшы табиблар гаилә­сендә, кемдер әтисез туган. Мин алкоголик гаиләсендә тудым. Һәм моның белән берни дә эшләп булмый.
 
2) Оят ул – гаеп чагылышы. Әтиемә бәйле рә­веш­тә минем гаебем юк.
 
3) Әтинең һаман да эчүе оят, ләкин бу бит аның тормышы, ә минеке түгел, мин катышмый торган тормыш. Беренчедән, чөнки миннән сорамыйлар. Икенчедән, минем бу кешенең гомерен үзгәртергә хакым юк, һәм ул әле озак яшәячәк.
 
4) Бәхетле балачак булмавы оят. Шул ук вакытта балачакта кичергән барлык вакыйгалар мине чыныктырды һәм шушындый кеше итте. Ә үзем белән горурланырга һәм үземне яратырга минем сәбәп­­­ләрем бар.
 
5) Мин элеккечә әтие­м­нең улы булып калам. Аның теләсә нинди гамәл­ләре һәм үз-үзен тотышы да бу бәйләнешне өзмәя­чәк. Шулай булгач, миңа нәрсә кала, аны ничек бар шулай кабул итәргәме – әллә яшерергәме, үзем­нән качып йөрергәме?
 
6) Миңа әтиемнең тормышта уңышка ирешмәве оят – шулай ук миннән дә беркем дә академик булуымны таләп итми. Бу аның тормышы, ә монысы – минеке.
 
7) Миңа үзем һәм үз га­мәл­ләрем өчен генә оят бу­лырга мөмкин.
 
Алкоголик гаиләсендә үскәннәр бик күп, һәм мин шуларның берсе. Баштан кичкәннәрне яңабаштан анализлау миңа бу тема өстен­дә эшләргә, клиент белән терапиягә аңлырак һәм аңлаешлырак керергә һәм оялудан котылуның бу юлын узарга ярдәм итә. Әтием ярдәме белән мин башка кешеләргә ярдәм итә алам. Саф вөҗданлы ке­ше­ләр­нең мөмкин кадәр күбрәк булуын теләр идем: минем әти эчкече һәм миңа оят түгел!

Ирек СӘЛИМОВ.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас