– Наркотик һәм психотроп чараларны медицинадан тыш куллану хокукка каршы гамәл булып тора. Наркомания наркотиклар кулланучы кеше өчен дә, җәмгыять өчен дә үлем куркынычы тудыра. Тыелган матдәләр белән бәйле җинаятьчелек аларны законсыз әзерләүне, күчерүне һәм сатуны гына түгел, ә кешеләр тарафыннан наркотик тәэсирендә яисә аны сатып алу өчен акча табу максатларында кылынган урлауларны, талауларны һәм үтерүләрне дә үз эченә ала. Шуңа күрә әлеге өлкә дәүләт тарафыннан катгый көйләнә, ә аларның законсыз әйләнеше өчен каты җәза каралган.
Составында наркотиклар булган препаратларны куллану катгый регламентлана һәм каты авыру кешеләр өчен генә рөхсәт ителә. Наркотиклар белән законсыз эш итү хокук бозу булып санала. Әмма җинаять законнарында тыелган матдәләрне кулланган өчен мәддә юк. Безнең илдә наркотиклы матдәләр кулланган өчен административ җаваплылык каралган. Бу гамәл өчен җәза Русия Административ хокук бозулар турында кодексның 6.9; 20.20 һәм 20.22 мәддәләре белән билгеләнә.
Закон нормасы (6.9 мәддәсе) белән, әгәр алар табиб тарафыннан билгеләнмәгән булса, эйфория тудыручы мәтдәләрне куллану факты өчен җаваплылык каралган. 20.20 мәддәдә Кодекс тыелган матдәләрне билгеле бер урыннарда, шул исәптән җәмәгать урыннарында куллануны тыя. Бу мәддә буенча наркотиклар куллануда шикләнелгән, ләкин медицина тикшерүен узудан баш тарткан затларны да җәлеп итәләр. Кодексның 6.9 һәм 20.20 мәддәләре буенча җәза – 4 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу. Чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган кешеләрне өстәмә рәвештә Русия территориясеннән депортация көтә.
Балигъ булмаганнарның наркотиклар куллану очраклары еш күзәтелә. Җаваплылык аларның ата-аналарына да йөкләнә. Кодексның 20.22 мәддәсе нигезендә балигъ булмаган наркоманнарның законлы вәкилләренә 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр штраф салына.
Русиядә наркотикларны законсыз куллану өчен иректән мәхрүм ителү каралмаган, әмма бу проблема дәүләтне һәм җәмгыятьне җитди борчый. Нәкъ менә наркотиклар кулланучы кешеләр законсыз наркотиклар бизнесы өчен төп сатып алучы булып тора. Һәр наркоман аны бу юлга этәрүче бик күп сәбәпләрне китерәчәк. Бу җәмгыятьтә үз урынын таба алмау да, шәхси тормыш проблемалары да, күңел ачуның башка ысуллары булмау да. Балалар һәм үсмерләр өчен еш кына наркоманиягә тартылуның сәбәбе – яшьтәшләренә охшарга тырышу. Шуны истә тотарга кирәк: тыелган матдәләрне бер тапкыр гына кабул итү дә бәйлелек тудырырга мөмкин. Моның белән үз товарларын татып карарга бушлай тәкъдим итүче наркодилерлар файдалана. Шул рәвешле алар сату базарын киңәйтә.
Полиция күзенә эләккән наркоманны нәрсә көтә? Бу сорауга бер төрле генә җавап юк. Барысы да конкрет ситуациягә бәйле. Административ җаваплылык наркотик матдәләр кулланган өчен генә каралган. Ләкин әгәр дә кеше башка хокукка каршы гамәлләр кылса (закон тарафыннан тыелган матдәләрне сатып ала, саклый, күчерә, сата), аны Русия Җинаять кодексының 228 һәм 228.1 мәддәләре буенча каты җәза көтә.