+29 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 Мая , 06:25

Җиңү вузның фәнни потенциалын тану булды

Уфа фән һәм технологияләр университеты-Евразия НОЦ вузара кампусы резиденты - «Космос өчен кадрлар» федераль проектын сайлап алу конкурсында җиңүче булды.

Җиңү вузның фәнни потенциалын тану булдыҖиңү вузның фәнни потенциалын тану булды
Җиңү вузның фәнни потенциалын тану булды
Югары уку йорты космик, иярчен һәм инженер технологияләре буенча өстәмә белем бирү программасын гамәлгә ашыру өчен 7 млн сум күләмендә грант ярдәме алачак.

УУНиТ Башкортстанның бу конкурс кысаларында субсидиягә дәгъва кылучы бердәнбер югары уку йорты булды. Русия югары уку йортларының космик, иярчен һәм инженер технологияләрен үстерүгә бәйле 40 иң яхшы өстәмә белем бирү программасы ярдәм алды.

Укулар студентлар, профессор-укытучылар составы, фәнни-педагогик хезмәткәрләр, шулай ук югары уку йортларының һәм фәнни оешмаларның административ-идарә персоналы өчен оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез, апрельдә Уфа фән һәм технологияләр университеты «УУНиТ-САТ» кече космик фәнни-белем бирү аппаратын эшләү өчен 26 млн сум күләмендә субсидия алган иде инде.

— Уфа фән һәм технологияләр университетының «Космос өчен кадрлар» федераль конкурсында уңышлы катнашуы - югары уку йортының трансформациясе билгесе һәм бер үк вакытта радиоэлектроника җайланмаларын эшләү буенча белгечләр әзерләүгә алынган курс нәтиҗәсе. Бу вузга киләсе уку елыннан космик тармак өчен белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирәчәк. Шулай булгач, бүгенге абитуриентлар инде үзләре өчен космик дәрәҗәдәге инженер һөнәрен сайлый алачак, - дип билгеләде Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина.

УУНиТның телекоммуникация системалары кафедрасы мөдире Григорий Воронков сүзләренчә, коллектив алдында заманча элемтә системалары өчен әзерләнгән эшләнмәләрне проектларга һәм прототипка җиткерергә сәләтле студентлар әзерләү бурычы тора. Финанслау кысаларында кече космик аппаратларның берничә конструкторын сатып алу планлаштырыла.

УУНиТның Өзлексез белем бирү институты директоры Татьяна Великжанина билгеләп үткәнчә, университет өчен конкурста җиңү аның фәнни һәм кадрлар потенциалын тану булды.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас