+29 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 Мая , 05:45

Иминлек хезмәткәрләре студентлар белән очрашты

Уфа автотранспорт колледжында «Генерал-майор М.Шәйморатов исемендәге беренче аерым яшь армия полкы» Русия ДОСААФ ротасы кадетлары Үзәк хәрби округ буенча Федераль иминлек хезмәте идарәсе хезмәткәрләре белән очрашты.

Иминлек хезмәткәрләре студентлар белән очраштыИминлек хезмәткәрләре студентлар белән очрашты
Иминлек хезмәткәрләре студентлар белән очрашты
Әңгәмә барышында студентлар 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышының агрессорларга каршы гадел һәм азатлык максатлары, немец илбасарларына каршы торуның тарихи фактлары, ватанпәрвәрлекнең тирән чагылышы, сугыш елларында Ватанны саклау буенча гомуммилли идеянең гәүдәләнеше турында белде.

Офицерның Икенче бөтендөнья сугышы чорындагы махсус хезмәтләрнең иң нәтиҗәлесе — СССР Оборона халык комиссариатының «СМЕРШ» контрразведка Баш идарәсе турында сөйләгәннәре егетләрне аеруча тәэсирләндерде. Аларның батырлыгы һәм ветераннарның истәлекләре турында кадетлар "Күренми торган хезмәт" фильмын караганнан соң белде. Кинолентада төп геройларның тормышы балачактан алып, алар инде иминлек органнары офицерлары булып, рәхимсез җинаятьләргә каршы көрәшкән көнгә кадәр күрсәтелгән.

Фильмны караганнан соң фикер алышу булды, аның барышында укучылар Бөек Ватан сугышы чорында илебез каршы торган хәвефләр һәм хәзерге вакытта актуаль булган хәвефләр арасындагы бәйләнешне күрде.

Фото: "Русия Федераль иминлек хезмәте идарәсе"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас