

100 грамм авырлыктагы шоколад плиткалары тарихта калып бара. Хәзер кайбер җитештерүчеләр аның авырлыгын 73 граммга калдырган.
2026 елда какао-борчакларга дөньякүләм бәяләр кими башласа да бу яңалык Русия кибетләренә килеп җитмәде әле. Шуңа күрә җитештерүчеләр, товар бәясен арттыру урынына, аларның күләмен китметә. Башта авырлык – 95, аннары 90, 85 һәм 83 граммга кадәр кимесә, күптән түгел яңа антирекорд куелды — нибары 73 грамм! Ярый инде бәясе элеккечә калган...
Автор фотосы.