+29 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 Мая , 04:59

Яшь шәһәр елдан-ел күркәмләнә!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Нефтекаманың социаль-икътисади үсешенә югары бәя бирде.

Яшь шәһәр елдан-ел күркәмләнә!Яшь шәһәр елдан-ел күркәмләнә!
Яшь шәһәр елдан-ел күркәмләнә!

Нефтекамага эш сәфәре барышында төбәк җитәкчесе шәһәрнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда республика Хөкүмәте әгъзалары, төбәк министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, шәһәр хакимияте җитәкчеләре катнашты. Башкортстан Башлыгы муниципалитетның республика икътисадына зур өлеш кертүен билгеләде.

– Шартлар катлаулы булуга карамастан, без барлык өлкәләрнең тотрыклы үсешен тәэмин итәбез. Иң элек сәнәгать эше турында сүз бара, – диде Радий Хәбиров. – Елның беренче өч аенда Башкортстанда җитештерү күләме 4 процентка диярлек артты. Ә Нефтекамада үсеш темплары – якынча 12 процент. Бу бик яхшы күрсәткеч. Шәһәр шулай ук инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә дә актив эшли. Биредә 25 миллиард сумлык 54 башлангыч актив фазада.
Тагын бер мөһим эш юнәлеше – инфраструктура һәм социаль объектлар төзү. Радий Хәбиров билгеләвенчә, федераль ярдәм белән шәһәр территориясендә су тәэминаты һәм юынтык суларны агызу челтәрләре яңартыла. Ул, шулай ук, шәһәрнең индустриаль флагманы – “НефАЗ” автозаводы эшчәнлеген аерым игътибарга алды.
Арытаба Радий Хәбиров яңартылган Хезмәт Даны аллеясен карады. Территория узган елда “Тормыш өчен инфраструктура” гомумдәүләт проектына кертелгән уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсында җиңүче булган “Нефтекама: вакыт күчәре” башлангычы чикләрендә төзекләндерелгән.
Шәһәр хакимияте башлыгы Эльдар Вәлидов ассызыклавынча, аллеяны реконструкцияләү Нефтекаманың иҗтимагый киңлекләрен үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруның дәвамы булып тора.
Башкортстан Башлыгы Нефтекамадан махсус хәрби операциядә һәлак булган Вячеслав Алеев, Рүзәл Бәдретдинов, Леонид Башуров, Айрат Дәүләтов, Сергей Димитриев, Салават Тимергалиев, Алексей Федоров гаиләләре белән очрашты. Төбәк җитәкчесе һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренең һәм хатыннарының авыр кайгысын уртаклашты һәм аларга сугышчылар хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң лаек булган генерал Шәйморатов орденнарын тапшырды.
– Егетләр гомерен Ватан өчен бирде. Аларның һәркайсы ахырга кадәр үз бурычын үтәде. Алар – чын геройлар, – диде республика Башлыгы. – Улларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Безнең төп бурычыбыз – аларны онытмау, истәлекләрен мәңгеләштерү, ата-аналарына, хатыннарына һәм балаларына карата даими кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтү.
Республика җитәкчесе, шулай ук, шәһәр филармониясендә булды һәм мәдәни объектны капиталь ремонтлау барышы белән танышты. Ул “Гаилә” гомумдәүләт проекты чикләрендә яңартыла.
Башкортстан Башлыгы “Мәгарифтә күтәрелеш” проектында катнашучы 17нче урта мәктәптә булды. Анда ул беренче сыйныф укучысы Асель Сәетова һәм аның әнисе Гөлназ белән очрашты. Мәгълүм булуынча, агымдагы елның гыйнварында төбәк җитәкчесе кечкенә кыз белән Уфа хосписында танышкан һәм аның янына кунакка килергә вәгъдә иткән иде.
– Мин Сезне бик көттем һәм, һичшиксез, безгә кунакка керәчәгегезне белдем. Мин Сезгә күрсәтер өчен дәрестә “бишле”ләр җыйдым. Үскәч, табиб яки фармацевт буласым килә, – диде Асель һәм Радий Хәбировка әнисе белән бергә эшләгән картинаны һәм башка сувенирлар бүләк итте.
Республика Башлыгы үз чиратында кызга уку һәм иҗат өчен планшет бүләк итте.
– Синең талантың күпкырлы булуын күрәм, бары тик “бишле”гә генә укыйсың. Сине Уфага Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында узачак “Кечкенә принцессалар балы”на кунакка чакырам, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы 2024 елдан “Нефтекама” алгарышлы үсеш территориясе резиденты булган “Метротест” җитештерү компаниясе эшчәнлеге белән танышты.
Радий Хәбиров предприятие цехларын карады һәм сынау машиналарын җитештерү күләмнәрен арттыру буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыру барышы белән танышты. Аерым алганда, агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча яңартуга 30 миллион сум үз акчаларын тотынганнар, нәтиҗәдә 60 яңа эш урыны булдырылган.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас