+29 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 Мая , 06:05

Элек юрист булса, хәзер – флорист

Кырмыскалы районында яшәүче Альбина Мөхәммәтгалиева, чәчәкләр кибете ачып, күңелендә бөреләнгән хыялын тормышка ашыра.

Элек юрист булса, хәзер – флористЭлек юрист булса, хәзер – флорист
Элек юрист булса, хәзер – флорист
Кырмыскалы районы үзәгендә яшәүче Альбина Мөхәммәтгалиева – һөнә­ре буенча юрист. Бу өлкәдә байтак ел­лар эшләгәннән соң ул, тормышында кискен борылыш ясап, флористлыкка укып чыга һәм үзенең чәчәкләр кибетен ач­ып җибәрә. Бүген шәхси эшкуарның Олыкүл авылында урнашкан кибетендә, чәчәкләрдән тыш, бакча өчен мөһим бул­ган башка товарлар да бар. Ярты сәгать Альбина Әлфир кызы белән сөйләшеп торган арада әлеге кибетнең иң җанлы урын гына түгел, ә матурлык һәм илһам чыганагы булуын да аңладым.

Әйе, авыл җирендә эшне бер генә юнәлеш буенча алып бару үзен акламыйдыр. Альбина әйтүенчә, чәчәкләр – ул сезонлы эш, гадәттә, Әниләр көне, 8 Март бәйрәме, Гашыйклар көне, чыгарылыш кичә­ләрендә акча эшләп алырга мөмкин. Осталыгын, иҗади фантазиясен эшкә җигеп һәм клиентларның барлык теләк­ләрен исәпкә алып, иң матур чәчәкләрдән туйлар, юбилейлар өчен дә композицияләр, букетлар ясап бирә Альбина. Көзге-кышкы чорда чәчәкләргә ихтыяҗ зур, ә менә җәен ул кими – бу аңлашыла да: чәчәк адым саен дигәндәй, һәр­кемнең бакчасында үсә, бәлки, ялан чәчәкләрен бүләк итүче романтиклар да бардыр әле...
Шуңа кибетнең ассортименты чәчәкләр белән генә чикләнми. Бакчачылык өчен кирәкле барлык товарлар да сатылу – Альбина Әлфир кызының бик акыллы, алдан уйланган адымы. Чөнки күп кешеләр, шул исәптән Олыкүл һәм якын-тирәдәге авылларда яшәүчеләрнең җир биләмә­ләре бик зур, анда мул уңыш үстерәләр, йорт тирәләренә чәчәкләр утыртып, матурлык тудыралар. Шуңа күрә чәчәкләр, үсемлекләр, орлыклар, туфрак, ашламалар, бакча кораллары кебек әйберләрнең бер урында туплануы бик уңайлы. Күзәтеп торуымча, әлеге вакытта берьеллык чәчәк үсентеләре, шулай ук роза, гортензия кебек күпьеллык бакча гөлләренә сорау аеруча зур. Бакчаларына күпьеллык үлән чәчүчеләр дә аз түгел икән. Мин кибеттә булганда гына күпме кеше керде. Мин шундый фикергә килдем: аның кибете – ул бары тик сату ноктасы гына түгел, ә, тәү чиратта, киңәшләр бирү, аралашу урыны да. Чөнки һәр үсемлекне ничек үстерергә, кайчан сугарырга, нинди ашлама кулланырга кирәклеген – барысын да энәсеннән җебенә кадәр аңлатып бирә Альбина. Әлбәттә, монысы инде — тормыш тәҗрибәсе. Байтак гөлләрне ул тәүдә үзендә үстерә, шуннан, сынатмасалар, башкаларга тәкъдим итә. Әлеге кибетне ачуга да 6 ел булып киткән. Монда бәйрәм дә, ял да юк. Гаиләсе белән ял итү өчен берәр атна вакытын бүлә ала. Барысын да үзе башкара: товар артыннан да йөри, сатучы бурычлары да — үзенең иңнәрендә. Шул ук вакытта игътибарлы кыз, ягымлы килен, сөекле хатын, ике баласының яраткан һәм хәстәрлекле әнисе дә бит әле ул. Барысына да өлгерә, һәркемгә аның җылысы, игътибары җитә.
Тумышы белән ул — Октябрьский шәһәреннән. Ләкин кызның бала­чагының күп өлеше авыл җирендә – Олыкүлдә яшәгән нәнәй-картәтисе янында үтә. “Җәй башлану белән, июньнең беренче көннәрендә китереп куялар иде, август ахырында нәнәй үстергән астра чәчәк­ләрен Белем көнендә укытучыма бүләк итәр өчен алып кайтып китә идем”, — ди ул.
Альбина 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, өч балалы гаилә башлыгының туган ягына – Кырмыскалы районының Олыкүл авылына күченә. Урта белемне гаиләдәге төпчек бала урындагы мәктәптә ала. Аннары, юридик техникум һәм юридик университет тәмам­лап, Кабак кирпеч заводында юрист булып хезмәт юлын башлый. Күпмедер вакыт Пенсия фондында һәм 12 елдан артык Кырмыскалы районы судында судья ярдәмчесе булып хезмәт сала. “Нәселегездә юристлар бармы? Нигә бу һөнәрне сайладың?” — дигән сорауларга: “Ул вакытта уйлап та тормадым. Тоттым да укырга кердем”, — дип әйтсә дә, соңыннан, сөйләшү дәва­мында ачыклануынча, әнисе яклап хокук саклау өлкәсендә эшләүчеләр байтак икән. Ә әти-әнисе, Олыкүлдә төплән­гәч, байтак еллар азык-төлек кибетләре тоткан. Димәк, язмыш җилләре аны бу өлкәләргә юкка гына алып кермәгән. Кайсы гына юл белән китмәсен, тырышлыгы, максатка омтылучанлыгы, төпле фикерләве аны барыбер уңышка китерер иде.
Иске Шәрәй авылы егете Илдар Мөхәммәтгалиев белән гаилә корып, яшьләр район үзәгендә төпләнә. Башта – фатир, аннары йорт сатып алып, тормышлары үз агымы белән дәвам итә. Бер-бер артлы ике балалары туа. Инсаф — 5нче сыйныф укучысы, Сафина агымдагы елда мәктәпкә төшәчәк. Әлбәттә, балалар үскән гаиләдә, ипотекасы да булгач, барысына да акча җиткереп булмый. Тормыш иптәше Илдар Шамил улы белән киңәшләшеп, әти-әниләренең Олыкүл авылында буш торган кибетләрен барып карыйлар. Бераз ремонт ясарга гына кирәк. Ләкин Аль­бинаның әтисе генә кызының эшкуар булу теләге белән килешә алмый, чөнки аны судья итеп күрәсе килә. Үз сүзендә ныклы торуын, алынган эшен җиренә җиткереп башкаруын белгәч, алар да ризалаша һәм бу эшне ачып җибәрергә ярдәм итәләр.
Гомумән, тормышында кискен борылыш ясап, һөнәрен алыштыруына Альбина Әлфир кызы бер дә үкенми. Кире­сенчә, бөтенләй башка, аның өчен ят булып тоелган флористика бүген аңа шатлык та, керем дә китерә.
— Әлбәттә, эшкуар булу җиңел түгел. Тырышсаң гына уңышка ирешеп була. Уңыш беркайчан да кеше алдына килеп басмый, аны үзең, үз кулларың белән булдырасың. Яшь булганда, көч булганда тырышырга, эшләргә кирәк, — ди Альбина.
Әйе, яраткан эшең яхшы керем дә китерсә, син бик бәхетле кеше. Флористика да Альбина өчен хезмәт кенә түгел, сәнгать тә. Һәр букетка, һәр композициягә ул җан җылысын сала.
Аның кулларында һәр чәчәк җанлана, һәр букет – бер наз­лы сүз, бер җылы хис. Кибеткә кергән һәр кеше дә монда үзенә күрә бер могҗиза таба.
— Кибет ачканчы, мин чәчәкләргә бөтенләй битараф идем. Ә хәзер гөлләмәләрне ясаганда, һәр яфракның, һәр таҗның урынын уйлыйм, аларның бер-берсе белән гармониясен табарга тырышам. Минем кулларым чәчәкләр белән биергә, аларны яшә­тергә, аларның гүзәллеген тагын да арттырырга өйрәнде. Шул ук вакытта көн саен кибеткә күпме кеше килә! Аларның һәрберсе үзенчә­лекле, һәркемнең — үз фикере, үз уйлары, алар белән сөйләшеп, үзеңне тагын да баетасың, — ди Альбина.
Әйе, беренче карашка, юрист белән флорист арасында бәйләнеш юк кебек тоелыр. Ә уйлап карасаң, эшлеклелек, тәртип һәм һәр детальгә игътибар итү кебек уртак сыйфатлар аларны бәйли. Юрист кебек үк, флорист та һәр чәчәкнең, һәр яфракның урынын, аларның бер-берсе белән гармониясен хәстәрли. Алар икесе дә катлаулы сис­темаларны төзи: берсе – законнардан, икенчесе – табигать элементларыннан. Ике һөнәр дә клиентның ихтыяҗларын аңла­уны, аларның теләкләрен тормышка ашыруны таләп итә. Шулай булгач, элекке тәҗри­бәсе яңа юлында һич кенә дә комачауламый, киресенчә, ярдәм итә.
Эшен ачканда дәүләт ярдәме дә бик урынлы булган — максатлы социаль ярдәм программасы чикләрендә бүленгән 140 мең сум акчаны ул чәчәкләр өчен яңа суыткыч алуга тотынган. Ә өч ел элек эшчәнлекләрен киңәйтеп, якын­да гына ангар төзегәннәр һәм анда төзелеш материаллары сата башлаганнар. Илдар Шамил улы төзелеш базарында водитель булып эшли, шул ук вакытта гаилә эшен дә бергәләп алып баралар. Дөнья йөген парлашып тартсаң, күпкә җиңелрәк, диләр бит. Менә шулай, Мөхәм­мәтгалиевлар да бер-берсенә ярдәм итеп, йорт эшләрен дә, ирләрнеке-хатын-кызныкы дип аермый — кем ничек булдыра ала, шулай тырышып дөнья көтәләр.
Ә инде юристтан чәчәк сатучыга, эшкуарга әйләнү – Альбина Мөхәм­мәтгалиеваның тормыш юлында зур, мөһим адым. Судтан эштән киткән вакытта, аңа яңа башлан­гычларының уңышлы булуын теләп һәм ышаныч белдереп, “Зур юл беренче адымнан башлана” дип язылган картина бүләк иткәннәр. Аны ул кибетнең күренеп торган урынына элеп куйган. Чынлап та, тормышында кискен борылышлар ясарга курыкмаган, уйлаган эшләрен тормышка ашыру өчен зур тырышлык салган кешеләр, һичшиксез, уңышка ирешә һәм үзләрен бик бәхетле хис итә. Альбина Мөхәммәтгалиева да – шундый­­ларның берсе. Ул яшәүнең яңа, серле дөньясын ачкан, кешеләргә матурлык, шатлык өләшә. Аның кибете – Олыкүл авылының бер бизәге, чөнки анда чәчәкләр генә түгел, ә яшәүгә булган мәхәббәт, иҗат рухы бөркелеп тора.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас