"Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар!
Иртәнге сәгатьләрдә Уфа-Яңавыл автоюлының 103нче километрында һәм Р-240 автоюлында (М-12 автоюлына килү) Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны тоташ тикшерә.
Рейдларда Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ юл-патруль хезмәте аерым махсуслаштырылган батальоны экипажлары җәлеп ителгән.
Төп максаты - аварияләрне кисәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны булдырмау.
Уздырыла торган чараларга аңлап каравыгызны сорыйм. Алар сезнең һәм якыннарыгызның иминлегенә юнәлтелгән".