+17 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 Май , 06:50

Исерек килеш руль артына утырма!

Стәрлетамак шәһәр суды урындагы кешегә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.

Исерек килеш руль артына утырма!Исерек килеш руль артына утырма!
Исерек килеш руль артына утырма!
Ул РФ Җинаять кодексының 264.1 мәддәсенең 1 өлеше буенча гаепле дип табылган.

Судта ир-ат элегрәк исерек хәлдә руль артына утырган өчен административ җаваплылыкка тарттырылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән, дип билгеләнгән. Шуңа да карамастан, 2025 елның ноябрендә ул яңадан исерек хәлдә «БМВ 745i» автомобиле руле артына утыра һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Тикшерү нәтиҗәләре сулаган һавада 1,279 мг/л концентрациядә этил спирты булуын раслый.

Суд аңа транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 2 ел 6 айга мәхрүм итеп, 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде, транспорт чарасын дәүләт кеременә конфискацияләде.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас