+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 Май , 13:40

Акчаларын саклап кала алганнар

Республикада яшәүчеләр вакытында полициягә мөрәҗәгать иткән һәм үз акчаларын саклап кала алган.

Акчаларын саклап кала алганнарАкчаларын саклап кала алганнар
Акчаларын саклап кала алганнар
Уфа шәһәре буенча 9нчы полиция бүлегенә 46 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул сөйләгәнчә, аның кызына билгесез кешеләр шалтыраткан, алар үзләрен төрле структура хезмәткәрләре дип таныштырган һәм диспансеризация узу, мәгълүматлар тарату һәм җинаять җаваплылыгына тарттыру сылтавы белән зыян күрүченең кредит картасыннан 780 мең сум урларга тырышкан. Ата кеше, вакытында катнашып, мошенниклык фактын булдырмый калган һәм кызын зур бурычлардан саклаган.

Нефтекама шәһәрендә 45 яшьлек хатын-кыз полиция бүлегенең дежур частена мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Берничә көн дәвамында ул төрле номерлардан шалтыратулар ала. Мошенниклар үзләрен почта, «Дәүләт хезмәтләре» һәм "Росфинмониторинг" хезмәткәрләре дип таныштырган һәм алдау юлы белән гражданканы билгесез банк счетына 85 мең сум күчерергә күндергән. Мошенниклар моның белән генә тукталмаган һәм зыян күрүчене танышларыннан алган тагын 200 мең сум күчерергә күндерүне дәвам иткән. Бәхеткә каршы, кызы вакытында сизеп ала һәм әнисен зур бурычлардан коткара.

Уфа шәһәре буенча 2нче полиция бүлегенә 86 яшьлек әбидән гариза килгән. Пенсионер хатын стационар телефонга шалтыратулары турында сөйләгән. Үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше аңа оныгы, янәсе юл-транспорт һәлакәтенә эләккән һәм дәвалану өчен ашыгыч рәвештә акча кирәк, дип хәбәр итә. Хатынның ышанучанлыгыннан файдаланып, мошенниклар аны курьерга 1 миллион сум шәхси тупланмаларын бирергә күндерергә тырыша. Ләкин пенсионер аларның мошенниклар икәнен вакытында аңлап, акчаларын саклап калган.

Исегездә тотыгыз: мошенниклар үзләрен теләсә кем дип таныштырырга мөмкин. Таныш булмаган шалтыратуларга ышанмагыз, SMS-хәбәрләрдән кодлар, банк карталары мәгълүматлары һәм башка шәхси мәгълүматны хәбәр итмәгез. Уяу булыгыз!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас