+29 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 Мая , 09:36

Башкортстанда ЯИны башкортча сөйләшергә өйрәтәләр

Башкорт теле һәм ясалма интеллект (ЯИ): республикада яңа санлы проект старт алды.

Башкортстанда ЯИны башкортча сөйләшергә өйрәтәләрБашкортстанда ЯИны башкортча сөйләшергә өйрәтәләр
Башкортстанда ЯИны башкортча сөйләшергә өйрәтәләр

Башкортстанда башкорт телен ясалма интеллект экосистемасына кертү буенча зур проект тормышка ашырыла. Республикада ИИны башкортча аңларга һәм кулланырга өйрәтү өстендә галимнәр, программистлар, укытучылар һәм волонтёрлар эшли.

Проект 2025 ел ахырында Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев җитәкчелегендә старт алгды.

Башлангычта Башкортстан Фәннәр академиясе, Русия Фәннәр академиясенең Тарих, тел һәм әдәбият институты, Уфа фән һәм технологияләр университеты, Башкорт телен үстерү фонды, мәдәният учреждениеләре һәм волонтёрлар катнаша.

Әлеге вакытта белгечләр башкорт телендәге әсәрләр һәм материаллар нигезендә махсус мәгълүмат базасы булдыра. Шул ук вакытта республикада әлеге мәгълүматлар өчен бердәм саклау системасы әзерләнә.

— Безнең төп бурыч — башкорт телен заманча һәм популяр итү. Моның өчен соңгы елларда бик күп проектлар тормышка ашырылды, шул исәптән “Һомай” акыллы колонкасы да. Ә хәзер без башкорт телен ясалма интеллект мохитенә кертергә телибез, — диде Урал Килсенбаев.

Проект буенча фикерен Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының яңа билгеләнгән урынбасары Олег Ли дә белдерде.

— Тел — ул аралашу чарасы гына түгел, ә мәдәниятнең һәм фикерләүнең нигезе. Шуңа күрә ясалма интеллектны башкорт теленә өйрәтү — телнең киләчәген санлы мохиттә саклау өчен мөһим адым, — диде ул.

Олег Ли шулай ук проектта волонтёрларның катнашуын әһәмиятле дип атады һәм авторлык хокукларын саклау мәсьәләсенә дә игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады.

Исегезгә төшерәбез, 19 майда Уфада ясалма интеллект технологияләрен үстерү буенча стратегик сессия узды. Анда Радий Хәбиров ясалма интеллект проектларын координацияләү өчен җаваплы яңа вице-премьер итеп Олег Лины тәкъдим итте.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Фото: башинформ

Автор:Денис Таваев
Читайте нас