89 яшьлек әбигә мошенниклар шалтыраткан. Җинаятьчеләр, оныгының тавышын имитацияләп, аның юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе һәм ашыгыч рәвештә акча кирәклеге турында хәбәр иткән.
Аннары икенче кеше, янәсе тикшерүче шалтыраткан. Ул бусагада курьер пәйда булганчы даими рәвештә пенсионер хатынны элемтәдә тоткан. Курьер дәваханә өчен әйберләр белән сумканы һәм 100 мең сум тирәсе акча алган. Акчаны тапшыргач кына нидер сизенгән хатын туганнарына шалтыраткан.
Зыян күрүче белдерүенчә, элек ул кешеләрне телефоннан алдаганнарын белгән, ләкин трубкада елаган тавыш ишеткәч, каушап калган.
Хөрмәтле гражданнар! Уяу булыгыз!
Аферистлар алдауның яңа һәм иске ысулларын куллана. Соңгы вакытта мошенниклык ешрак курьерлар катнашлыгында башкарыла. Фактлар күрсәткәнчә, курьер ролендә аферистлар нигездә таксистларны куллана. Такси йөртүчеләр эшнең нидә икәнен сизенеп тә, бүләк өчен корбаннарның акчаларын илтеп тапшырган очраклар була.
Әгәр сез өлкән яшьтәге гражданнардан посылка алырга заявка алгансыз, аннары акча күчергәнсез икән, сезнең закон буенча җавап бирергә туры киләчәк җинаятьтә катнашуыгыз ихтимал. Мондый хәлдә кичекмәстән полициянең дежур бүлегенә шалтыратырга һәм шикле заказ турында хәбәр итәргә кирәк.