+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 Мая , 04:55

Эссе җәй фаразлана...

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитетлар җитәкчеләренә янгын хәвефсезлегенә җитди игътибар бирергә кушты.

Эссе җәй фаразлана...Эссе җәй фаразлана...
Эссе җәй фаразлана...

Кичә Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы парадта катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Башкортстан Башлыгы кубогын һәм Гран-при дипломын Уфа юридик институтының тикшерүчеләрне әзерләү факультеты җитәкчесе, полиция полковнигы Антон Захаров алды.

Радий Хәбиров, шулай ук, курсантларны, кадетларны һәм уку йортлары укучыларын билгеләп үтте. Башкортстан Башлыгы Кубогы һәм Гран-при дипломы “Витязь-юниор” диңгез пехотасының республика хәрби-патриотик кадет үзәге кызларының парад расчеты командиры, өлкән вице-сержант Азалия Әхмәтвәлиевага тапшырылды.

Узган атнада Музей эше өлкәсендә Лихачев исемендәге III дәүләт премиясенә конкурс узды. Башкортстаннан “Шүлгән-таш” тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы җиңүче булды. Киңәшмәдә төбәк Башлыгы әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. “Бер номинациядә Русия музейлары – “Петергоф”, “Бородино кыры”, “Сталинград сугышы” музей-тыюлыклары, барлыгы меңнән артык заявка катнашты. Һәм “Шүлгән-таш” музей-тыюлыгы җиңде”, – дип билгеләде Башкортстан Башлыгы. Ул белдерүенчә, “Шүлгән-таш” тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы, чыннан да, бик кызыклы объект. Төбәк җитәкчесе Хөкүмәтнең беренче вице-премьеры Урал Килсенбаевка, Бөрҗән районы хакимияте башлыгы белән берлектә, анда башланган чараларны ахырына кадәр җиткерергә кушты.

Быел Башкортстан территориясендә чәчү кампаниясен 10 көнгә иртәрәк төгәлләргә ниятлиләр. Бу хакта вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте. Аның мәгълүматлары буенча, 1,7 миллион гектардан артык мәйданда сабан культуралары чәчелгән, бу барлык күләмнең 86 процентын тәшкил итә. “Стәрлетамак, Кырмыскалы, Ярмәкәй һәм Бөрҗән районнарында язгы чәчүне төгәлләдек, Авыргазы, Илеш, Борай, Чишмә, Бүздәк һәм Калтасы районнарында эшләр соңгы гектарларда бара, ә 13 районда чәчүне 1-2 көннән тәмамлаячаклар”, – дип шәрехләде Илшат Фазрахманов.

30 апрельдән 12 июньгә кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Башкортстан Башлыгы эссе һава торышы белән бәйле рәвештә, муниципалитетлар җитәкчеләренә янгын хәвефсезлегенә җитди игътибар бирергә кушты. “Мин муниципалитет башлыкларыннан үтенеп сорыйм: әгәр кайдадыр янгын чыкканын сизсәгез, сигнал бирегез, чөнки бөтен көчне, бәлки, артык көчне дә юнәлтеп, янгынны таралганчы басу зарур. 10 гектарда янгынны сүндерү күпкә җиңелрәк, ә инде ул мең гектардан узса, бик авыр булачак”, –─ диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе билгеләп үтүенчә, эссе җәй фаразлана, димәк, ландшафт янгыннарыннан котылып булмаячак.

Башкортстан яшьләре Мәскәү һәм Санкт-Петербург югары уку йортларында шактый күп укый. Студентларга производство практикасын узуда быел апрельдә республиканың Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Радий Хәбиров кушуы буенча ачылган Башкортстан яшьләре өчен кадрлар стажировкасы үзәге ярдәм итә. Үзәк эше турында Башкортстанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Ринат Фәйзуллин бәян итте. Аның сүзләренчә, Русия вузларына ел саен Башкортстаннан 3,5 меңнән артык абитуриент укырга керә, Русия төбәкләрендә республикадан 15 меңнән артык студент белем ала.

Кадрлар стажировкасы үзәге чыгарылыш сыйныф укучыларына эш табарга һәм эшкә урнашырга булыша, стажировкалар һәм практикалар узу аша республикага квалификацияле кадрлар җәлеп итә. Әлеге эш үзәк тарафыннан Башкортстанның Яшьләр сәясәте министрлыгы белән берлектә оештырылган. Хәзерге вакытта үзәккә 106 студент гариза биргән. Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, бу яхшы күрсәткеч. “Бурыч – студентны практикага җибәрү генә түгел, аның белән тирәнтен шөгыльләнү дә. Кеше предприятиедә практика вакытында тиешле нәтиҗә күрсәтеп, аның биредә кирәклеген аңлата алсалар, яшь белгечнең эшкә кайту ихтималы да арта. Бу безнең стратегик резерв”, –─ дип билгеләде төбәк Башлыгы.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас