+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 Мая , 04:50

Нәрсә ул молекуляр кухня?

“Гастрономик креатив һәмазык-төлек технологияләре” программасының үзенчәлекләре нидә?

Нәрсә ул молекуляр кухня?Нәрсә ул молекуляр кухня?
Нәрсә ул молекуляр кухня?

Креатив индустрияләргә ярдәм итү – ил икътисады үсешендә өстенлекле юнәлеш. Башкортстанда бу өлкәгә байтак ярдәм чаралары юнәлтелә. Креатив индустрияләр өлкәсендә эшләүче эшкуарларга республика микрокредит компаниясе түбән процент ставкалары белән ташламалы микрозаймнар тәкъдим итә: залогка биргәндә – еллык 8 процент һәм поручительлек рәсмиләштергәндә – еллык 12 процент белән. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.


Креатив индустрияләргә дәүләт ярдәме Башкортстанда бизнесны үстерү өчен яңа офыклар ача, дип билгеләделәр республиканың Эшкуарлык һәм туризм министрлыгында. “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан микрокредит ком­паниясеннән ташламалы микрозаймнар – талантны монетизацияләү һәм иң кыю иҗади проектларны гамәлгә ашыру өчен нәтиҗәле механизм”, – дип шәрехләде тармак министры Светлана Верещагина.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда “Русия Феде­рациясендә креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турында” Федераль закон үз көченә керде, ул әлеге юнәлешнең хокукый статусын ныгытып кына калмады, аларның ил икътисадына керткән өлешен дә ассызыклады. Башкортстанда сәнгать, дизайн, музыка һәм кинематограф өлкәсендәге проектлар санының тотрыклы рәвештә артуы күзәтелә. Республика уникаль иҗади продуктлар булдыруга һәм үстерүгә ярдәм итүче чараларны эзлекле рәвештә гамәлгә ашыра, диделәр министрлыкта.
 
Гастрономиядә дә креатив индустрияләр киң үсеш ала.
 
– Бездә искиткеч рестораннар, абруйлы сәүдә челтәрләре бар. Мин ышанам: яхшы ресторан шул исәптән Башкортстан башкаласы кебек заманча, динамикалы үсешүче шәһәр образын тулыландырырга ярдәм итә, – диде бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров.
– Шуңа карамастан, профессиональ даирәне борчыган сораулар да бар. Аларның берсе – җәйге верандалар һәм алар белән бәйле юридик нечкәлекләр. Җәмәгать туклануы оешмалары мондый конструкцияләрне урнаштыруга рөхсәтне тиз ала алсын өчен тиешле карарлар булдырырга кирәк.
Тулаем алганда, ресторан бизнесы дәүләттән зур ярдәм чаралары таләп итүче тармак түгел. Әмма рестораннар өчен барыннан да элек муниципаль хакимиятләр белән нәтиҗәле, тотрыклы һәм озак вакытка исәпләнгән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру мөһим.
 
Әлеге өлкәгә яшьләрне күпләп җәлеп итү дә максатка ярашлы. Шулай, Башкортстанда “Креатив индустрияләр класслары” эшли. Алар УДНТУның Бизнес һәм креатив индустрияләр экосистемалары институты тарафыннан Икътисади үсеш министрлыгы һәм республиканың Стратегик үсеш үзәге белән берлектә гамәлгә ашырылучы башлангыч һөнәри белем бирү системасын яңартуга һәм мәктәп укучыларының иҗади потенциалын ачуга юнәлтелгән.
Уку ике елга исәпләнгән һәм практик осталык дәресләре, проект эше форматында өч мәйданчыкта: Евразия вузара кампусында, УДНТУда һәм проектта катнашучы мәктәпләрдә тормышка ашырыла.
 
Креатив индустрияләр сыйныфларын булдыру – республиканың һөнәри белем бирү системасын яңартуда стратегик адым. Әлеге проект – мәктәп белән югары уку йортының нәтиҗәле хезмәттәшлегенең уңышлы үрнәге. Бу очракта уку йорты белем генә биреп калмыйча, һәр баланың потенциалын ачарга, аны заманча икътисади шартларда эшләргә әзерләргә тиеш.
 
Программа иҗади сәләтләрне һәм һөнәри күнек­мәләрне синтезлауга юнәлтелгән. Укучылар үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карый: сәнгать, дизайн, медиа һәм технологияләр, шулай ук командада эшли белү, аралашу һәм халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен арттыра.
Укучылар өчен 10 актуаль юнәлешне үз эченә алган модульле программа эшләнде. Алар арасында “Гастрономик креатив һәм азык-төлек технологияләре” – молекуляр кухняны һәм zero-waste-алымнарны өйрәнү тармагы да бар.
 
Дәресләрне УДНТУ укытучылары үткәрә, эшкә шулай ук студент-остазлар җәлеп ителә. Ике ел укыганнан соң анда катнашучылар үз проектларын яклаячак.
Программа укучыларны якындагы 5-10 елда хезмәт базарында ихтыяҗ булачак һөнәрләрне үзләштерүгә ярдәм итә. Мәгариф системасының бурычларының берсе дә – укучыларда уку һәм яшәү өчен кирәкле һөнәри белемнәр формалаштыру. Бу – кирәкле һөнәр сайлау һәм аны сыйфатлы үзләштерү өчен ачкыч.

Резида ВӘЛИТОВА.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас