+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 Мая , 09:50

“Ир-егетләрнең миссиясе – хатын-кызларны яклау”

“Торатау” конгресс-холлында алтынчы тапкыр “Хатын-кыз бәхете территориясе” Бөтенрусия ачык академиясе эшли.

“Ир-егетләрнең миссиясе – хатын-кызларны яклау”“Ир-егетләрнең миссиясе – хатын-кызларны яклау”
“Ир-егетләрнең миссиясе – хатын-кызларны яклау”

 

Бу – республиканың хатын-кызларга, гаиләгә, аналарга, сәламәтлеккә, мәгарифкә ярдәм итүгә һәм кеше турында хәстәрләү  культурасын формалаштыруга юнәлтелгән иң эре иҗтимагый-мәгариф проектларының берсе.

Шушы  еллар эчендә проект чаралар сериясенә генә түгел, ә дәүләт структураларын, иҗтимагый оешмаларны, медицина бергәлеген, экспертларны, бизнес, мәдәният, мәгариф вәкилләрен һәм киңкүләм мәгълүмат чараларын төп кыйммәт – кеше тормышының сыйфаты тирәсендә берләштерүче колачлы  үзәкләштерелгән экосистемага әверелде.

“Бәхет территориясе” хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова быел төп тема итеп сәнгать сайлануын билгеләп үтте.

“Музыка –  ул кешеләргә йөрәкләрне сүзсез дә тоташтырырга ярдәм итә торган көч, ул картиналарга карата хисләрне һәм эмоцияләрне яктылык, композиция аша тапшырырга ярдәм итә. Театр – барыбызга да анда үзебезне күрергә ярдәм итә.  Сергей Витальевич Безруков безгә моны үзенең „Нәни принц“ постановкасы  мисалында искиткеч итеп күрсәтте. Мөгаен, һәрберебез өчен иң катлаулысы – бер-беребезне кабул итү, ярату, хөрмәт итү, янәшә булу һәм ярдәм итү”, – диде Каринэ Хәбирова.

Традиция буенча кунакларны һәм чарада катнашучыларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламләде. Ул билгеләп үтүенчә, шушы берничә ел эчендә “Хатын-кызлар бәхете территориясе” республиканың иң колачлы һәм танылган иҗтимагый проектларының берсенә әверелде. Проект бөтен Башкортстаннан дистәләгән мең кешене берләштерде.

“Безнең, ир-егетләрнең миссиясе – хатын-кызларны яклау. Алар бик күпне эшли, безгә мораль, физик, эмоциональ яктан ярдәм итә. Һәм без алар турында кайгыртырга тиеш, чөнки алар – безнең хатын-кызлар. Шуны әйтергә телим, һәр гаилә үзенең кәгазьгә  язган теләген үтәсә, бу бик яхшы булыр иде.

Сезгә бер вакыйга сөйлим:   Ике ел элек “Шеф” позывнойлы хатын-кыз  Ватанны саклаучыларга ярдәм итәргә карар кыла. Тыныч тормышта ул уңышлы эшкуар була,  авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Бүген ул – хәрби госпитальдә пешекче. Ул күңел биреп  пешергән ризыклар  сугышчыларга тизрәк терелергә булыша. Безнең егетләр барыннан да бигрәк әнисенеке кебек  токмачлы ашны ашарга ярата. “Шеф" солдатларга аны көн дә диярлек пешерә.   Ир-егетнең йөрәгенә юл ашказан аша уза дип юкка гына әйтмиләр. “Асса” позывнойлы сугышчы “Шеф”ка гашыйк була һәм алар озакламый өйләнешә”, – диде Радий Хәбиров.

“Хатын-кыз бәхете территориясе” алтынчы Бөтенрусия ачык академиясе кунаклары булып актер Сергей Безруков, телевидение алып баручысы Юлия Барановская, Дәүләт думасы депутаты Марина Ким, психология докторы Виктория Шиманская, шулай ук җырчы, композитор, шагыйрә, телевидение алып баручысы, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Анита Цой булды. Бүген җырчы төбәк Башлыгы кулыннан республиканың югары дәүләт бүләген алды.

Оештыручылар ике көнлек лекцияләр, дискуссияләр, остаханәләр марафоны, медицина һәм психологик консультацияләр әзерләде. Академия мәйданчыкларына керү, гадәттәгечә, бушлай, әмма катнашу өчен алдан теркәлү таләп ителә.

Югарыда язып үтүебезчә, , быел форумда төп басым сәнгатькә ясалачак. Шулай ук лидерлык, стратегия, хәйриячелек һәм гармонияле гаилә мөнәсәбәтләре мәсьәләләре күтәреләчәк.

“Идарә сәнгате”, “Сөйләү сәнгате”, “Әни булу сәнгате”, “Сәламәт озын гомер сәнгате” лекорийлары, профильле табибларның бушлай консультацияләре үткән медицина зоналары, әйдәп баручы психологларның остаханәләре булган интерактив һәм башка мәйданчыклар эшләячәк. 

Шулай ук Русия-Чувашстан, Татарстан, Казахстан, Үзбәкстан дизайнерлары катнашлыгында “Евразиянең кыйммәтле җепләре” гала-күргәзмә булачак, аннан соң Башкортстан симфония оркестры белән бергә дөнья артистлары чыгыш ясаячак.

Шушы еллар эчендә “Хатын-кызлар бәхете территорияләре” командасы республикабызның 45 муниципалитетында форум уздырды, һәр җирдә кешеләргә реаль ярдәм күрсәтелә.

Зөһрә ИСЛАМОВА.

 

Фото: Зөһрә Исламова

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас