+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 Мая , 04:20

“Аек авыл” – гаҗәеп конкурс!

Бүздәк районының Каран авылы бәйгедә үз номинациясендә өченче урынга лаек булдыБашкортстан Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә “Аек авыл” VII республика конкурсы финалчылары игълан ителде. Акчалата сертификатлар һәм дипломнар алган җиңүчеләрне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүләкләде. Җиңүчеләр арасында Бүздәк районының Каран авылы да бар.

“Аек авыл” – гаҗәеп конкурс!“Аек авыл” – гаҗәеп конкурс!
“Аек авыл” – гаҗәеп конкурс!
“Бу – гаҗәеп конкурс. Анда кешеләр­­дәге нормаль яшәү рәвешенә омтылыш чагыла. Күңелдә яхшылыкка ышаныч барлыкка килә. Конкурсны оештыру­чыларга рәхмәт белдерәм. Анда олысы да, кечесе дә катнаша. Муниципалитетлар башлыклары моның өчен җан ата”, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко үзе­нең видеосәламләү сүзендә билгеләп үтүенчә, Башкортстан­ның “Аек авыл” проекты сәламәт яшәү рәвешен күтәрүдә һәм халык арасында алкоголь куллануны киметүдә уңышлы мисалларның берсе булып тора.

Аек һәм сәламәт яшәү рәве­шен популярлаштыруны, халыкны иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итүне, игелекле һәм файдалы эшләргә этәрүне максат итеп куйган “Аек авыл” конкурсы быел җиденче тапкыр узды. Муниципаль этапта 52 районнан 845 авыл биләмәсе катнашты, аларның 52се республика этабына чыкты, дип билгеләде бәйгене оештыру комитеты рәисе урынбасары, Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе, Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова. Республика конкурсында 12 авыл җиңде. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез: республикада “Аек авыл” конкурсы 2011 елдан үткәрелә. 2019 елның июленнән Бөтендөнья башкортлары корылтае башлангычы белән конкурс яңартылды. Проект уңышлы эшләп килә һәм бу, тәү чиратта, төбәк халкының активлыгы нәтиҗәсе, ди оештыручылар. Хәтта иң кечкенә авыллар да алкогольгә каршы проектларны гамәлгә ашыруда бердәм катнаша. Алты ел эчендә конкурста 3500дән артык авыл биләмәсе, 120 меңгә якын активист һәм 5000нән артык волонтер катнашкан. Узган еллар эчендә 63 авыл җиңүче булды.

“Аек авыл” конкурсы Башкортстан Башлыгы гранты ярдәме белән тормышка ашырыла.

“Безнең Бүздәк районы янә биеклектә! Каран авылы “Уртача торак пунктлар” категориясендә районны лаеклы тәкъдим итте һәм мактаулы 3нче урынны алды. Бу – уңышка ирешүгә көч салган һәркем өчен зур һәм лаеклы җиңү.

Барлык катнашучыларны искиткеч нәтиҗә белән котлыйм! Зур эш башкарганыгыз, энтузиазмыгыз һәм битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт. Бу безнең уртак уңыш, ул яңа казанышларга илһамландыра”, – дип язды социаль челтәрләрдә Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игъдиев.

Бүздәк районы хакимияте башлыгы урынбасары Ләйсән Исхакова Каран авылы активистларына район җитәкчесе Илнур Игъдиевның Рәхмәт хатын тапшырды.
Каран авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Валерий Исхаков белән мәктәп директоры Айрат Мансуров безне мәчет янында каршы алдылар. Уран авылындагы бу гыйбадәтханә 2023 елда республикада популярлык яулаган “Атайсал” проекты кысаларында төзелгән һәм иң колачлы проектлардан санала, бина төзе­лешенә 5 миллион сумнан артык акча салынган. Мәчет­не төзү эшен шушы авыл егете Марс Шәрипов башлаган. Ул Башкорт дәүләт аграр универси­тетының механика факультетын тәмам­лаган, бүгенге көндә “Роснефть” оешмасында инженер булып эшли, Туймазы районының Кандра авылында яши. Марс Шәрипов – Уран авылы мәхәлләсе рәисе, Илһам Гарифуллин – имам, Айрат Мансуров имам ярдәмчесе вазыйфасын башкара. Айрат Флүр улы сүзләренчә, авылда мәчет бинасы ачылу – мөһим вакыйга, һәм ул дини белем, рухи тәрбия бирү, халыкның үсеше өчен хезмәт итүче үзәк булып тора. Мәчеттә җомга намазлары укыла, дини бәйрәмнәр үткәрелә.

Уран авылындагы Җиңү паркында булдык. Валерий Исхаков сүзләренә караганда, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истә­ле­генә һәйкәл 1983 елда “Коммуна” колхозы тарафыннан төзел­гән. Ул сугыштан исән-сау кайтып, вафат булган яугирләргә багышланган. Каран авыл билә­мәсеннән 747 кеше фронтка киткән, бары тик 383е генә туган якларына исән-сау кайткан. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасына кереп, һәйкәлгә реставрация үткә­рергә планлаштыралар. Каран авылында яу кырында ятып калган авылдашлар истәле­генә куелган обелиск “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында яңартыл­ган. Шулай ук Әмир авылында фронтта һәлак булган яугирләр истә­легенә обелиск бар. Каран урта мәктәбе ихатасында махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Руслан Нуриев, Рәсим Хәйруллин һәм Илмир Юлдашевка тактаташ куел­ган.

Ун авыл кергән Каран авылы биләмәсе Бүздәк районында җир мәйданы һәм халык саны буенча шактый зурлардан исәпләнә, биредә 1500 кеше яши. Биләмә шуның белән дә үзенчәлекле – белем бирү учреждениеләре буенча районда аңа тиңнәр юк, алар монда өчәү. Болар – Каранда урнашкан Бүздәк авыл хуҗалыгы колледжы, Әмир авылындагы тулы булмаган урта мәктәп һәм Каран гомуми белем бирү учреждениесе. Урта мәктәп статусын йөртүче уку йорты 2020 елда яңарыш кичергән: 1965 елда төзелгән бина капиталь ремонтланган.

– Бинаны күләмле яңарту эшләре 2019 елның сентябрендә башланды, – ди мәктәп директоры Айрат Мансуров. – Финанслауның зур өлеше республика бюджетыннан башкарылды, шул ук вакытта, Бүздәк районы да үз өлешен кертте. Мәктәп бинасы хәзер танымаслык булып үзгәрде. Яңартылган мәктәпкә заманча җиһазлар сатып алынды.

Валерий Исхаков Каран авыл биләмәсе хакимияте башлыгы вазыйфасында 2022 елның 1 гыйнварыннан эшли. Авыл биләмәсе Башкортстанда гамәлгә ашырылучы барлык социаль программаларда актив катнаша.

– “Аек авыл” конкурсында Каран авылы – ике ел, Әмир авыл биләмәсе бер ел катнашты. Былтыр Әмир авылы белән конкурста катнашып, районнан – 100 мең сум, ә республикадан 200 мең сум акча белән бүләкләндек. Әмир авылында балалар өчен уен мәйдан­чыгы урнаштырдык һәм чапкыч сатып алдык.

Быел без, барлык уңай һәм кире якларны исәпкә алып, планлы рәвештә билгеләнгән максатка ирешү өчен зур көч салдык, – ди Валерий Исхаков. – Уртак тырышлыгыбыз бушка китмәде. “Уртача торак пунктлар” категория­сендә районны лаеклы тәкъдим итеп, 3нче урынны алдык. Бу – безнең өчен бик зур уңыш. Халык бердәм, бәйгедә ихлас катнашты. “Аек авыл” конкурсы таләпләрен үтәдек. Бездә балалар гына түгел, спорт белән шөгыльләнүче өлкәннәр дә күп. Әлеге бәйге исә аек тормыш алып баруга тагын бер этәргеч булды. Ул авыл халкын берләштерүгә, төзеклән­дерүгә, традицияләрне саклауга да юнәлтелгән. Бу уңайдан күп чаралар оештырдык, матур эшләр башкардык.

Республика конкурсы кысаларында инициатив төркем һәм барлык авыл халкы ике уникаль проектны гамәлгә ашырды: “Чемпион белән бергә” һәм “Һомай”.
Безнең Европа чемпионы Айвар Гафуров яшь спортчылар өчен дәресләр һәм күнекмәләр, спорт ветераннары һәм яшь спортчылар өчен ярышлар һәм турнирлар үткәрде. Хоккей матч­лары, чаңгы ярышлары, якташ-спортчыларыбыз истәлегенә спорт чаралары үтте – “Русиянең чаңгы юлы”, “Бәйрәм коймагы”, “Уйна, гармун!”, “Шәҗәрә бәйрәме” һәм башкалар.

Үзләренең батырлыгы һәм фидакарь хезмәте белән авылдашлары арасында ихтирам казанган авылның билгеле кешелә­ренең биографияләре тикшерелде. Халык кәсепчеләре, кулинарлар үзләренең осталык серләре белән уртаклашты.

“Аек авыл” конкурсында иң зур ярдәмне Каран урта мәктәбе коллективы күрсәтте, дисәм ялгыш булмас.

“Бүздәк яңалыклары” район гәзите битләрендә проектларны тормышка ашыру турындагы мәкаләләр даими басылды.

Районның төрле оешмалары белән хезмәттәшлек уртак эштә яхшы нәтиҗәләр бирде: балалар һәм өлкәннәр белән үткә­релгән чаралар, әңгәмәләр, “түгәрәк өстәл”ләр сәламәт яшәү рәвеше алып баруга һәм начар гадәт­ләрне булдырмауга юнәл­телде.

Каран ФАП фельдшеры Ирина Заһидуллина халык арасында начар гадәтләрне бетерү һәм сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча зур эш башкарды. ФАПта, мәдәният йортында һәм Каран урта мәктәбендә алкоголь һәм тәмәке тартуның зыяны турында стена гәзитләре чыгарылды.

Обелиск, Җиңү паркы, зират территорияләрендә агачлар утыртылды, өмәләр үткәрелде. “Хәтер дивары”, “Хәтер вахтасы”, “Җиңү тәрәзәләре”, сугыш турындагы китаплар күргәзмәсе һәм башка чаралар узды. Махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбызга гуманитар ярдәм озатылды. Волонтерлар яугирләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтә.

“Миләшләр” вокаль ансамбле һәм “Уран энҗеләре” фольклор ансамбле үзләренең чыгышлары белән авыл һәм район чараларын бизи. Мәдәният йортында респуб­ликабызның танылган җырчы­лары да үзләренең бик яхшы концерт номерлары белән чыгыш ясады.

Бу чаралар безне бүгенге уңышка китерде! “Аек авыл” конкурсында җиңү безгә яхшырак яшәргә, аек фикер йөртергә, игелекле һәм файдалы эшләр башкарырга этәргеч бирә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Каран авылы 2 миллион сумлык сертификат белән бүләкләнгән. Бу акчага авылда балалар өчен заманча спорт мәйданчыгы төзергә планлаштыралар.

– Каран авыл биләмәсе “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында актив катнаша. Бу программа ярдәмендә зиратларны профнастил белән әйлән­дерәбез. Бу эш Каран һәм Уран авыллары зиратларында башкарылды. Программа кысаларында авыл биләмәсенең “МТЗ” тракторына төягеч, кар этү җайлан­малары һәм арба алдык. Былтыр авыл мәдәният йортына пластик тәрәзәләр куйдырдык, – диде Валерий Исхаков. – Шулай ук “Эшлекле гамәлләр” программасы эшли. Аның ярдәмендә клубтагы казанлыкны алыштырдык, мәктәп­тәге азык әзерләү блогының идәнен ремонтладык.

Авыл биләмәсенең барлык идеяләре халыкта хуплау таба, башкарылган эшләрнең нәтиҗә­сен күргәч, бик теләп ярдәм итәләр. Бу эштән урындагы эшкуарлар да читтә калмый. Илдар Вахитов һәм Айнур Хәбировның крестьян-фермер хуҗалыклары бар яклап та ярдәм күрсәтә.

Бүздәк районы хакимиятенә планнарыбызны тормышка ашыруда һәм уңышларга ирешүдә ярдәм өчен, район һәм авыл халкына уртак хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәбез!

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Бүздәк районы.
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас