Утырышта галимнәр, Беларусь тарихи-мәдәни үзәге һәм республика Халыклар дуслыгы йорты җитәкчеләре, шулай ук Башкортстанның Беларусьтагы элекке вәкиле Константин Климин катнаштылар. Чараны Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Камил Рамазанов алып барды. Утырыш Беларусь Милли фәннәр академиясе белән уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча ирешелгән нәтиҗәләр буенча фикер алышуга багышланды.
Тарих фәннәре докторы, доцент, Беларусь Милли фәннәр академиясенең Кондрат Крапива исемендәге Сәнгать белеме, этнография һәм фольклор институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре Елизавета Квилинкова чарада катнашучыларны быел Минскиның “Белорусская наука” нәшриятында дөнья күргән фәнни хезмәт белән таныштырды.
– Безнең республикалар арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләр 2021 елда активлашты, ул вакытта Беларуська республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе килде, – дип билгеләде китап авторы. – Нәкъ менә шул вакытта мондый тикшеренү идеясе туды. Башта сүз монография турында барды, әмма нәтиҗәдә мин шулкадәр күп материал җыйдым, ул тулы бер китапка җитте.
Беларусьтагы башкорт диаспорасына инде йөз елдан артык. Башкортларның күбесе анда СССР таркалган чорда яшәгән – меңнән артык кеше. Ләкин киләчәктә аларның бер өлеше Башкортстанга әйләнеп кайта. 2019 елга Беларусь Республикасында 339 башкорт яши, күбесенчә Минскида һәм Гомель өлкәләрендә. Күпчелеге катнаш никахларда тора, ләкин үзләренең этномәдәни үзенчәлекләрен саклый.
Китап шактый күләмле килеп чыкты. Анда алты бүлек һәм утыздан артык параграф-бүлек бар. Ул этнология, социология, культурология һәм антропологияне дә кертеп, төрле өлкәләрне колачлый. Хезмәтнең яңалыгы – 2021 елдан бирле үзем җыйган кыр материалларыннан файдалану. Ул чакта мин татар-башкорт җәмгыятен өйрәндем, һәм башкортлар бу җәмгыятьнең бер өлеше буларак каралды. 2024 елдан алар минем тикшеренүемнең төп объекты булды. Беренче тапкыр Беларусь башкортлары фәнни тикшеренү объекты булды. Китап башкорт диаспорасын Беларусь җәмәгатьчелеге тарихына кертә, алар аның бер өлешенә әверелә. Бу – башкорт диаспорасына багышланган беренче китап, дип уйлыйм.
Монографиядә этнология фәнендә беренче тапкыр Беларусьтагы башкортлар тикшерелә: аларның саны һәм таралуы, этник-мәдәни һәм дини тәңгәллеге, этнотел идентификациясе үзенчәлекләре, “Чишмә” татар-башкорт берләшмәсе эшчәнлеге, Беларусь белән Башкортстан арасындагы хәзерге замандагы хезмәттәшлек юнәлешләре. Китапта диаспора шартларында башкортларның этнотел идентификациясе үзенчәлекләре (шул исәптән “туган тел”, “этник тел”, “көндәлек аралашу теле” төшенчәләренең нисбәте), мәдәни җайлашу һәм традицияләрне саклау стратегияләре, милләтара хезмәттәшлекнең үзенчәлеге (аерым алганда, татар-башкорт берлеге эчендәге бәйләнешләр), демографик һәм социаль факторларның (диаспора саны, гаилә төре, мигрантлар буыны) тиңдәшлек сакланышына йогынтысы, җәмгыятьне берләштерүдә дини һәм мәдәни институтларның роле, башкортларның Беларусьның социаль-мәдәни үсешенә керткән өлешенә тирән анализ бирелгән. Фәнни хезмәт автор тарафыннан тупланган кыр материалларына нигезләнгән. 2021-25 елларда сораштыру барышында алынган мәгълүматлар беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелә. Бу китап башкортларны Беларусьның этник бергәлекләре тарихына кертә.
Хезмәт этнология, этносоциология, мәдәни антропология өлкәсендәге белгечләр, шулай ук, башкорт диаспораларындагы процесслар белән кызыксынучы киң даирә укучылар өчен тәгаенләнгән.
Автор фикеренчә, Беларусьта яшәүче башкортларда этнотел идентификациясенең “комбинацияле” төре күзәтелә. Мәдәни һәм дини якынлык нәтиҗәсе буларак, татар-башкорт бәйләнешләре мөһим роль уйный. Тәңгәллекнең сакланышы буынга бәйле: беренче буында ул ачыграк чагыла, алдагы буыннарда катнаш никахлар һәм белорус мохитенә интеграция тәэсирендә трансформацияләнергә мөмкин. Беларусь күпмилләтле мохит буларак чыгыш ясый, анда башкорт диаспорасының милли-мәдәни үсеше өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган.
Милли фәннәр академиясенең “Белорусская наука” нәшрияты директоры Александр Дудик белорус телендә шигырь укыды. Ул нәшрият эшчәнлеге турында сөйләде һәм уртак проектлар турында тәкъдимнәр кертте.
Чарада Башкорт энциклопедиясе институтының бүлек мөдире Булат Латыйпов “Белорусы Республики Башкортостан и башкиры в Республике Беларусь” фәнни-белешмәсен әзерләү барышы белән таныштырды. Бу фәнни-тикшеренү эше уртак проектның бер өлеше булып тора һәм шулай ук басылып чыгачак.
Башкорт курайчысы Йомабай Исәнбаев белән белорус җырчысы Ирма Яунземның иҗади элемтәләре турындагы доклады утырыш темасына уңышлы өстәмә булды.
Очрашу ахырында “Белорусская наука” нәшрияты белән Башкортстан Фәннәр академиясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.