+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 Мая , 06:20

Кушаматлар

Алар очраклы гына барлыкка килмәгән.

КушаматларКушаматлар
Кушаматлар
Узган чыгарылышта кушаматлар турында сөйлә­шкән идек, чишелеп китеп, үземнең кушамат белән дә таныштырырмын дип ычкындырганмын икән. Нишлисең, вәгъдә – иман, әйткәнне үтәми булмый.

Нигә дүдәк? Ни өчен чөгендер?

Хәер, минем кушаматларым күп булмады. Булганнары да кызыклы түгел. Беренчедән, мин өйдә “Дүдәк” кушаматы белән йөрдем. Бу исемне миңа абыем такты. Нигәме? Бала чакта мин озын идем. Аяк озын, үзем ябык. Мәктәпкә укырга баргач, әле хәтсез генә бу позицияне тотып, физкультура дәресләрендә буй буенча иң алда тордым. Аннары, җиденче сыйныфларда, җәй саен, сыйныфташлар үсеп килә дә, мин артка күчәм, шулай итеп, унынчыны тәмамлаганда, шактый артка күчкән идем. Әмма кушамат калды, бер ябышкач, аны кайда куясың? Мәктәптә исә мин “Чөгендер” булдым. Чөнки гел кызара идем: берәрсе бер зыян эшләсә дә, ул түгел – мин бүртенеп чыгам, кемдер такта алдында җавап бирә алмаса да, кызарам, ә үзем берәр нәрсәдә гаепле булсам, чыннан да чөгендергә әйләнәм. Сыйныфташым Әлфир кушамат бирергә бик хирыс иде, миңа “чөгендер”не чәпәп тә куйды! Әмма бу кушаматым киң кулланылышка кереп китмәде, үземә кушамат белән дәшкәннәре булмады. Югыйсә, сыйныфташларым арасында кайберләрен әлегә кадәр мәктәп кушаматлары белән атап йөрткәннәре дә бар. Кайчак, гел кушаматы белән эндәшкәч, чын исеме дә онытыла. Тигәнәк кебек бит ул кушамат, ябышса – бөтенләйгә.

Паспорттагылар?

Кушаматлар турында сөйләшкәндә, күренекеле Туфан Миңнуллинның да бу турыдагы фикерен әйтеп үтәсе килә. Ул “Казан утлары”нда түбәндәгеләрне язып чыккан иде: “...Паспортка язылган кушаматлар да бар бит әле татарда. Аларны мин гәзит-журнал битләреннән чүпләдем: Фронт, Блюменталь, Лимон, Лерон, Рафинат, Луара, Делюс, Фиринат, Сайрус, Роальд, Рудольф, Энгель, Луис, Рево, Мэлс... Боларны язганда, мин һич кенә дә әлеге исемнәрне йөртүчеләрдән көләргә җыенмыйм. Ләкин алар минем татар колагына исем булып түгел, кушамат булып ишетелә. Татарның традицион исемнәреннән качып, ятлар исемен алуы халкыбызның милли аңын да үзгәртүе мөмкиндер дип шикләнәм...”
 
Күренекле шәхеснең борчылулары миңа бик таныш. Әмма соңгы елларда татарда Йосыф, Солтан, Самат, Кәримә, Әминә кебек исемнәр популярлашуы сөендерә. Димәк, татар исемнәре яшәр әле, дигән өмет зур.

Матур әдәбиятта

Туфан, дигәннән, матур әдәбиятта да кушаматларны бик еш очратырга мөмкин. Алар эмоциональ-экспрессив төсмерләрне куертып, әсәр тукымасына образны тагы да калкурак күрсәтү максатында язучылар тарафыннан отышлы кулланыла. Билгеле ки, язучы кушаматны милли антропонимиканың үзенчәлекләренә туры китереп кулланса, образның семантик-стилистик яктан мәгънә күләме арта яисә әсәр турында тулаем фикер тагы да тирәнәя. Кушамат шәхеснең яшен, җәмгыятьтәге урынын, физик һәм психологик кимчелекләрен, шәхескә карата булган тискәре яки уңай мөнәсәбәтен дә чагылдырырга мөмкин. Нигездә, шәхес турындагы мәгълүматлар әсәр контексты эчендә ачыла. Монда Мостай Кәримнең Кендеген,
 
Мөхәммәт Мәһдиевның Чирмешен, “Чүл бүресе”ндәге Үзбәк бабайны яки “Аккан сулар”дагы Кыргыз Әхмәдулланы искә алу да җитәдер. Алар үз иҗатында кушаматларны әдәби алым буларак оста файдалана.
 
Хәзерге татар әдәбиятында шәхеснең кәсебенә — һөнәренә яки эшләү урынына мөнәсәбәтле кушаматлар да еш очрый. Мондый кушаматларның күбесе хәзерге һөнәр атамаларына нигезләнеп ясалган. Шулай ук онытылып баручы һөнәр-кәсепләргә нисбәтле кушаматларның да очравы күзәтелә: Атҗабар Миңниса (М. Мәһдиев, “Бәхилләшү”), Итекче Җиһанша, Тимерче Нотфый
(М. Мәһдиев, “Торналар төшкән җирдә”), Сунарчы Сәбәк (А. Хәлим, “Кыйбла”), Прит Әлфинур, Силсәвит Мәдинә (Ахир, “Таш калада баш кала”). Шулай ук шәхеснең яки аның ата-бабаларының титулына, социаль чыгышына мөнәсәбәтле кушаматлар да очрый: Алпавыт Шәйхи (М. Мәһдиев, “Бәхилләшү”), Зимагур Булат (Ф. Бәйрәмова, “Кырык сырт”), Зимагур (Ахир, “Таш калада баш кала”) һ.б.

Фамилия функциясе

Филология фәннәре кандидаты, “Татар кушаматлары” фәнни эше авторы Гүзәлия Хаҗиева билгеләп үтүенчә, борынгы заманнарда кушаматлар фамилия функциясен башкарган, ягъни кеше исеменә өстәлеп, шәхесне тагын да конкретлаштырган. Мәсәлән, Орхон-Енисей язмаларында кешенең физик һәм психологик үзенчәлекләрен сыйфатлаган кушаматлар, төп исемгә ялганып килеп, кешене төрле яктан характерлый. Орхон-Енисей язмаларында, М. Кашгарыйның “Диване лөгатет төрк” хезмәтендә исем белән бергә кушамат та аерым функция үти. М. Кашгарыйның әлеге сүзлегендә “at” сүзенең беренче мәгънәсе “исем” дип күрсәтелсә, икенче мәгънәсе – “кушамат”. Орхон-Енисей ташъязмаларында еш очрый торган “Bilgȁ” кушаматы – “акыллы” дигәнне аңлата. Шул рәвешле, борынгы төрки чорның акыллы, көчле, кыю кеше образын реконструкцияли. Борынгы төрки язмаларда көч мотивы “Kьи” кушаматы нигезендә чагылыш таба: “Kьз Temir”.
 
Кешенең социаль тормышын күзалларга мөмкинлек биргән титуллар, кушаматлар озак вакытлар исем белән бергә кулланылышта йөри. Мәсәлән, Алтын Урда чоры чыганакларында да традицион борынгы төрки исемнәрнең кулланылышын күзәтергә мөмкин: Буга Тимер, Бәк Тимер, Илбуга, Илтотмыш, Карабулат, Карабаһадир һ.б. Алтын Урда чоры чыганакларында борынгы төркиләрнең исемнәрендә тотем хайваннарның кушамат ролендә килүе күзәтелә: Буга Тимер, Биш Буга, Арык Буга һ.б. Хайван тотемнары белән бирелгән кушаматлар шәхеснең нәсел-нәсәбе, ыруг башлыгының исеме турында да мәгълүмат бирә. XVI-XVII гасыр “писцовая” кенәгәләрендә исем белән кушамат аерылып бетмәгән антропонимик компонентлар очрый: Күчүк (“кечкенә”), Кәтүк (“кечкенә”), Тулбай (“тулыбай”). Ә менә Күкеш, Сытыш кушаматларының сәламәт булмаган балага бирелүе турында искәртелә. XVIII гасырга караган ревизия кенәгәләрендә исемнәр белән бергә кушаматлар кулланылышы күзәтелә: Карабаш Гали, Сабай Ишкенә һ.б. Күренә ки, Карабаш, Сабай кебек компонентлар кушамат ролен үтәп, рәсми кенәгәләрдә теркәлгән.
 
Шулай итеп, борынгы чорларда кушамат нәсел тамгасы, нәсел-ыруг атамасы яки шәхеснең рәсми исеменә өстәмә исем булып йөргән. Аерма шунда гына: балага исемне тугач та әти-әнисе бирсә, кушаматны тормышының төрле этабында коллектив, җәмгыять куша.
Сүз эчендә хикмәт булган кебек, һәр кушамат эчендә дә мәгънә-хикмәт бар.

Гөлнара Гыйлемханова.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас