+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 Мая , 06:15

Район халкы рәхмәт укый

Уфада Дим юлүткәргечендә ремонт төгәлләнде.

Район халкы рәхмәт укыйРайон халкы рәхмәт укый
Район халкы рәхмәт укый

Төзекләндерү темасы янә беренче урынга чыккан, барлыгы 1245 хәбәр. Яшел үсен­теләрне карап-тоту, җәмә­гать урыннарын чүп-чардан, яфраклардан чистарту, тер­риторияләрне эшкәртү, балалар мәйданчыгындагы кон­струк­цияләрнең торышы буенча язганнар. Уфа, Стәр­летамак һәм Салават халкы барыннан да активрак булган.

Юллар темасы икенче урында ─– 1160 мөрәҗәгать. Чокырлар, ремонт, төзелеш, юлларны карап-тоту һәм тротуарларны төзекләндерү буенча мөрәҗә­гатьләр аеруча күп булган. Өченче урында торак-коммуналь хуҗа­лык темасы –─ 999 шәрех. Халык кайнар/салкын су булмауга, су сыйфатына, идарәче компа­нияләр эшенә һәм торак-коммуналь хезмәт­ләр өчен түләүгә зарланган.

Башкортстан ЦУРы барлык мөрәҗәгатьләрне контрольгә алып, муниципалитетларга, министрлыкларга, ведомстволарга эшкә җибәргән.
Менә хәл ителгән берничә инцидент. Уфада “Цветы Башкирии” поселогында юлларны ремонтлый башлаганнар. Узган ел ахырында шушында яшәүче кеше, Академик Курчатов һәм Атамановская урамнары буенча юлларны төзек­ләндерүне сорап, республика Башлыгы Радий Хәбиров белән “Туры элемтә”гә мөрә­җәгать иткән. “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат сис­темасы хәбәрне теркәгән. Уфаның Киров районы хакимияте хезмәткәрләре аны эшкә алган. Майда профильле хезмәтләр чокырларны ремонтлауга керешкән, аны этап­лап үткәрәләр. Юллар быел төзекләндерү сезоны дәва­мында тәртипкә китере­ләчәк.

Уфада “Октябрь революциясе урамы” тукталышында электрон таблоны ремонтлаганнар. Аның ватылуы турында уфалы “Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп хәл итәбез” кире элемтә платформасында язган. 18 майга “Уфагортранс” учреждениесе белгечләре сафтан чыккан детальләрне алмаштырган.
Башкалада бер ханым Халыклар дуслыгы проспектындагы “Новалэнд” тукталышы янында светофорның эшлә­мәү­че яшел сигналына игътибар иткән. Үз мөрәҗәгатен ул, шулай ук, кире элемтә платформасына урнаштырган. “Уфагорсвет” белгечләре проблеманы хәл иткән.

Уфада Дим юлүткәргечен­дә ремонт төгәлләнгән. Юлда чокырлар булуы, аларны урап узарга туры килүе һәм бөкеләр барлыкка килүе турында социаль челтәрләрдә автоһәвәс­кәрләр язган. Хәбәрне Башкортстан ЦУРы теркәгән. Уфа шәһәре хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, бу участокта эшләрне Ясалма корылмаларны ремонтлау һәм карап тоту буенча махсуслаштырылган идарә алып бара. 13 майда Дим юлүткәр­гечендә эшләр төгәлләнгән.
Нефтекамада Социалистик урамыннан төшү урыны ясаганнар. Юл участогында – биеклек һәм коляска белән төшү авыр булуы турында социаль челтәрдә бер хатын-кыз язган. Шәһәр хакимияте һәм профильле хезмәтләр үтенечне канәгатьләндергән.

Уфада һәм Чишмәдә балалар мәйданчыклары тәр­типкә китерелгән. Уфаның Энтузиастлар урамы, 12 адресы буенча балалар мәйданчы­гының аяныч хәле турында социаль челтәрләрдә урындагы халык хәбәр иткән. Октябрь районы хакимияте идарәче компания белән элемтәгә кергән. “Уфавеста” оешмасы белгечләре мәйдан­чыктагы чүп-чарны җыеш­тырып, уен корылмаларын ремонтлаган.

Чишмә эшчеләр бистәсе­нең Гыйззәтуллин урамы, 17 адресы буенча урнашкан балалар мәйданчыгында уен корылмалары элементлары ремонтланган. Мәсьәләне Чиш­мә районы хакимияте һәм профильле хезмәтләр хәл иткән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас