+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 Мая , 05:55

Үсмер 3 миллион акчасын алып киткән

Уфа полициясенә гариза белән 83 яшьлек пенсионер мөрәҗәгать иткән. Өлкән яшьтәге ир-ат аңардан зур суммада акча урлануы турында хәбәр иткән.

Үсмер 3 миллион акчасын алып киткәнҮсмер 3 миллион акчасын алып киткән
Үсмер 3 миллион акчасын алып киткән
БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, гариза бирүчегә билгесез кешеләр шалтыраткан, алар үзләрен "Росфинмониторинг" һәм "Роскомнадзор" хезмәткәрләре дип таныштырган. Алар пенсионерны үзләренә шәхси тупланмаларын тапшырырга күндергән.

Нәтиҗәдә өлкән яшьтәге ир 3 млн сумга якын акчасын югалткан. Акчаны ул курьерга «Карлыгач» дигән кодлы сүз буенча тапшырган. Тикшерү барышында курьерның Самара өлкәсендә яшәүче 17 яшьлек үсмер булуы ачыкланган. Ул үз гаебен таныган.

Үсмер урланган акчаны Уфада билгесез ир-атка тапшыруын, үзенә бүләк рәвешендә 15 мең сум калдыруын сөйләгән. Җинаять эше кузгатылган.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас