+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 Мая , 06:42

“Аек авыл” яхшы эшләргә дәртләндерә!

- Күркәм идея белән илһамланган халык “Аек авыл” бәйгесендә бик теләп катнаша. Җиңүчеләргә акчалата саллы бүләкләр дә тапшырыла, алар, әлбәттә, авыллардагы көнкүрешне тагын да яхшырак итү максатына юнәлдерелә, - дип уртаклашты Борай районы Вострецово авыл хакимияте башлыгы Мөнәвир Таһир улы Зарипов. – Безнең авыл Советы биләмәсенә караган Яңа Ялдәк авылы мәртәбәле бәйгедә икенче урын яулады. Бу барыбыз өчен дә көтеп алынган сөенечле вакыйга булды.

“Аек авыл” яхшы эшләргә дәртләндерә!“Аек авыл” яхшы эшләргә дәртләндерә!
“Аек авыл” яхшы эшләргә дәртләндерә!
Башкортстанда «Аек авыл» конкурсы 2019 елдан бирле үткәрелә, һәм рәсми чыганаклардан алынган мәгълүматлар буенча бу җиде ел эчендә республикада алкоголизм белән авыручылар саны 30,5 процентка кимегән. Бу сан артында - меңләгән сакланып калган никахлар, имин гаиләләрдә үскән балалар. “Яшел елан” коткысына бирелеп кылынган җинаятьләр дә сизелерлек кимегән. Мондый вәзгыятьтә алкогольне күп куллану аркасында килеп чыккан хроник авырулар саны да, әлбәттә, азайган. Сәламәт һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыру булган бәйге республикабызда күптән инде ярыш кысаларыннан чыкты, ул авыл халкында тормышка, яшәешкә карата яңа, яктырак багланышлар уята торган, зур тәрбияви әһәмияткә ия чарага әверелде.

Конкурста катнашу өчен авыллары чиратта торган районнар да бар. Конкурс гадәттәгечә ике этапта: муниципаль һәм республика этапларында уздырыла. Бу юлы беренче этап җиде ай дәвам итте, авыллар массакүләм чаралар үткәрүдә ярышты, халыкның сәламәтлеген ныгыту, тормыш сыйфатын яхшырту буенча башлангычларны гамәлгә ашырды. Быел муниципаль этап 52 районнан 845 торак пунктны үз эченә алды. Республика этабына һәр районнан бер авыл чыкты. Алга таба көрәш номинацияләр буенча — эре, зур, урта һәм кече торак пунктлар буенча барды. Активистлар һәм район хакимиятләре вәкилләре үз авыллары турында кыска фильмнар күрсәтте, шулай ук хөкемдарлар һәм тамашачыларның сорауларына җавап бирде. Бәйге барышында тәкъдим ителгән проектлар һәм видеоязмалар гына түгел, район һәм авылда алкоголь продукциясен сату һәм куллану, исерек хәлдә кылынган җинаятьләр саны турында рәсми органнардан алынган мәгълүматлар да бәяләнде. Сәламәт яшәү рәвеше, начар гадәтләрдән баш тарту — лозунглар гына түгел, ә бәйгедә катнашучы авыл халкының көндәлек чынбарлыгы икәнен исбатлау төп шарт бит.

Яңа Ялдәктә кунакта

Эш сәфәрем барышында мин Яңа Ялдәк авылына барып, аның бердәм, тату халкының иң актив вәкилләре белән танышып, аралашып кайттым. Бу көнне алар үз көчләре белән яңартылып, яңадан гөрләп эшли башлаган мәдәният йортына җыелып, самавыр кайнатып, бик күңелле әңгәмә корып, киләчәккә планнар төзеп утыра иде.
- Хуш киләсез, әйдәгез, түрдән узыгыз! – дип якты елмаю белән каршы алды безне мәдәният йорты җитәкчесе Алина Нәбиева. – “Кызыл таң” гәзитеннән журналист килә дигән хәбәрне алгач та, барлык активистларыбызны чакырырга булдым. Бик искереп, аяныч хәлгә төшкән клубыбыз моңа кадәр ике ел ябылып торды бит. Тергезик мәдәният учагыбызны дигән оран салу белән яше-карты җиң сызганып эшкә тотынды. Нәкъ менә шушы кешеләр белән таныштырабыз сезне бүген!
Биредә иң башта Алина Зөһәт кызының үзе турында берничә кәлимә сүз әйтеп үтү урынлы булыр. Ул тормыш юлдашы Шамил белән гомер буе Нефтекама шәһәрендә яшәгән кеше, әмма бу пар туган авыллары белән һәрчак элемтәдә гомер кичергән һәм, ниһаять, лаеклы ялга чыккач, бирегә бөтенләйгә күчеп кайткан. Кайтканнар да, авыл тормышын җанландыруга үз өлешләрен кертә дә башлаганнар. Моңа, әлбәттә, яшьлекләрендә икенсенең дә мәдәният өлкәсендә бераз хезмәт салулары да этәргеч булган. Шамил Әхмәткамал улы бик оста итеп гармунда да уйный, җәмәгате кебек, ул да зур оештыру сәләтенә ия шәхес.
- Һәр авылның гомуми аеклыкка ирешүгә үз карашы, үз юлы бар. Безнең Яңа Ялдәк халкы беркайчан да эчкечелек белән мавыкмады, - ди Алина Зөһәт кызы. – Ә республиканың мәртәбәле бәйгесендә катнашу кысаларында безнең авылда яшәүчеләрнең тормышы мәдәни һәм спорт вакыйгалары белән тулды, милли бәйрәмнәр, йолалар тергезелде, төрле буын вәкилләре арасындагы элемтәләр ныгыды. Бу күркәм эшкә руханилар һәм иҗтимагый оешмалар да кушылды. “Аек авыл” конкурсында җиңүебез өчен уңган фермерларыбыз Гәүһәрия һәм Әхләф Зариповларга бик рәхмәтлебез. Алар барлык мәдәни чараларыбызның иганәчесе булып чыгыш ясады, һәркайсысының уртасында кайнады. Бу игелекле шәхесләр Яңа Ялдәкнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен җан атып яши, кулларыннан килгәннең барысын да эшли. Гәүһәрия ханым “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган, халыкка бик теләп дин тәгълиматын өйрәтә. Уллары Рамил һәм кияүләре Абдуррахман Дүсмәтов та фермерлык эше белән уңышлы шөгыльләнә, әти-әниләре үрнәгендә алар туган авылыбыз чәчәк атсын өчен бихисап күркәм гамәлләр башкара. Рамил Зарипов фермер гына түгел, республикабызның төньяк-көнбатыш районнарының имам-ахуны, Борай районының имам-мөхтәсибе. Яңа Яльдәкнең тагын бер булдыклы фермеры “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек Раил Ахунов хакында да бары тик җылы сүзләр ишетергә мөмкин: юлларны кардан чистарту, халыкны ашлык белән тәэмин итү, бәйрәмнәр үткәргәндә матди ярдәм күрсәтү – бер генә изге эштән дә читтә калмый ул. Аның тормыш юлдашы Гөлнара ханым фельдшер, көн дими, төн дими, авырып китүчеләр янына ашыга, аның шифалы куллары, ягымлы елмаюы ук сырхауларга аякка басарга ярдәм итә.
Талантлар төбәге
Очрашу барышында бик күркәм вәзгыять күзгә ташланды: бактисәң, авыл активистларының һәркайсысының билгеләнгән вазыйфасы бар һәм аны һәркем бик тырышып башкара икән. Мәсәлән, фермер Әхләф Зарипов – авыл старостасы. Ниндидер көнүзәк мәсьәләне хәл итәргә кирәк булса, ул тиз генә активистларны җыеп ала, уртага салып, сөйләшеп, проблеманы чишү юлларын эзлиләр. Почтальон Әлфит Мостафин, элекке физкультура укытучысы, авылдагы барлык спорт чараларын оештыручы, өстәвенә диджей һәм аранжировщик та. Лаеклы ялга чыккач, ире белән авылга күчеп кайткан Венера Мостафина кул эшләре остасы, яңарыш кичергән клубка сәхнә чаршауларын да ул теккән. Бөек Ватан сугышы ветераны кызы - җиденче дистәсен тутырып килүче Рина Солтанова авылның иң оста җырчысы һәм биючесе. Элеккеге мәдәният хезмәткәре буларак, ул бер генә концертта да катнашмый калмый, кышкы буранлы көннәрдә репетицияләргә чаңгы тагып булса да килеп җитә. Моннан тыш ул ахирәтләре Инфира Галләмова һәм Винария Дәүләтгәрәева белән скандинавча йөрүне пропагандалый, елдан-ел алар үрнәгенә ияреп, спортның бу төре белән шөгыльләнүче өлкән яшьтәгеләр арта бара. Китапханәче Әлфия Сираева, бар гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган шәхес, хакыл ялда булуга карамастан, бүген дә авылдашларының яшәешен күркәмрәк, мәгънәлерәк итүгә зур өлеш кертә: китапханәдә төрле фәһемле очрашулар, “түгәрәк өстәлләр” үткәрә. Наилә Гарипова авылның мәчете янында утыртылган агач үсентеләрен кадерләп үстерә, чәчәкләр тәрбияли. Ә менә һөнәре буенча укытучы булган Лена Зиннурова авылда документ эшен алып бара. “Аек авыл” конкурсына әзерләнгәндә дә барлык кәгазь эше аның аша үткән.
- Яңа Ялдәк халкы махсус хәрби операциядәге якташларыбызга да даими рәвештә ярдәм күрсәтә: окоп шәмнәре дә эшли, азык-төлек, кием-салым һәм башка кирәк-яракны җыеп, тукмачлар кисеп, шифалы үләннәр һәм башкасын тутырып гуманитар йөкләр озата, - ди авыл Советы биләмәсе башлыгы. – Ярминкәләр, концертлар да үткәрәләр, алардан кергән акчаны шулай ук фронтка озаталар.

Яңа Ялдәк тагын да матурланачак

“Аек авыл” бәйгесе республикабызда икътисадны ныгытуга, гаиләләрне саклап калуга ярдәм итә. Ул мәдәниятне күтәрүгә, халыкны берләштерүче бәйрәмнәр үткәрүгә, инфраструктураны яхшыртуга булыша һәм авылның иртәгесе көне якты булачагына ышаныч уята. «Кече торак пунктлар” номинациясендә икенче урын яулаган Яңа Ялдәк авылында бүгенге көндә 170-ләп кеше яши, җәйләрен шәһәрдән кайтучы бакчачылар исәбенә аларның саны артып та китә. Биредә унсигез яшькәчә 14 бала бар, аларны Зур Бадрак авылы мәктәбенә автобус йөртә. Яңа Ялдәктә фельдшер-акушерлык пункты, кибет, китапханә эшли, хәзер инде мәдәният учагында да тормыш кайнап тора.
- “Аек авыл” бәйгесенә әзерләнү чорында без тагын да бердәмрәк, татурак булып киттек, - ди Яңа Ялдәк вәкилләре. – Алты ай эчендә генә дә йөздән артык чара үткәрдек. Алар арасында “Каз өмәсе”, “Кышкы сабантуй”, ярминкәләр, концертлар, “Шәҗәрә бәйрәме” дә оештырдык. Хәзер инде яңарыш кичергән клубыбыз безнең һәрдаим үзенә тартып, очраштырып торучы күңелле урынга әверелде. Ә “Аек авыл” кебек җитди конкурста җиңүебез – авылыбызда гомер кичерүче һәр кешенең казанышы. Безнең авылның күпләргә үрнәк булырлык чын бердәмлек урыны икәнлеген исбатлаган һәркемгә рәхмәт. Авыл хәзер бердәм гаилә кебек яши һәм аны киләчәктә тагын да матуррак итеп күрергә телибез. Республикабыз башлыгы Радий Хәбиров, халык беркайчан да онытмасын һәм үз авыллары белән горурлансын өчен, җиңүче торак пунктларга керү юлында «Аек авыл» дигән күрсәткечләр куярга тәкъдим итте. Тиздән Яңа Ялдәккә кергәндә дә барлыкка киләчәк ул!
Шул ук вакытта. “Аек авыл” конкурсын уздыру дәверендә республика казнасыннан 250 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу акчаларны җиңүчеләр гадәттәгечә төзекләндерүгә, балалар һәм спорт мәйданчыклары булдыруга, мәдәният йортларын, мемориалларны, паркларны һәм җәмәгать урыннарын яңартуга тоталар.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Борай районы.

Рәсемдә: яңарыш кичергән мәдәният йортында авылның иң актив кешеләре.
Автор фотосы.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас