

Башкортстан Башлыгы грантлары фонды социаль әһәмиятле проектларга ярдәм итү буенча яңа конкурска старт бирде, ул мини-грантлар форматында узачак. Конкурсның үзенчәлеге шунда, анда коммерциягә карамаган секторда үз юлын яңа гына башлап җибәрүчеләр катнаша ала.
2026 елның 1 июненнән 30 июньгә кадәр 102.рф башлыгы сайтында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә грантларның икенче конкурсына гаризалар кабул ителә. Проектны гамәлгә ашыруга 500 мең сумга кадәр финанслау алырга мөмкин. Конкурс Президент грантлары фонды ярдәмендә уздырыла.
Конкурсның үзенчәлеге шунда, анда өч ай элек кенә теркәлгән НКО гына катнаша ала. Чагыштыру өчен: фондның башка конкурсларында НКО гариза биргән вакытка кимендә бер ел теркәлергә тиеш.
Тагын бер мөһим шарт – оешма 2025 елның 1 гыйнварыннан республика Башлыгы грантлары фонды ярдәмен алырга тиеш түгел.
Бер коммерциягә карамаган оешма конкурста катнашу өчен бердән артык гариза бирә алмый. Проектны гамәлгә ашыру срогы 2026 елның 1 октябреннән дә иртәрәк башланмаска һәм 2027 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча тәмамланырга тиеш.
Проектны ун юнәлешнең берсе буенча бирергә мөмкин:
● гражданнарның аерым категорияләренә социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм күрсәтү һәм аларны яклау;
● гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм итү;
● мәдәният һәм сәнгать;
● тарихи хәтерне саклау;
● гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү;
● кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау, шул исәптән тоткыннарның хокукларын яклау;
●сәламәтлек саклау, сәламәт яшәү рәвешен, физик культураны һәм спортны пропагандалау;
● фән, мәгариф һәм мәгърифәтчелек;
●әйләнә-тирә мохитне саклау, уңайлы яшәү мохите булдыру, хайваннарны яклау;
● милләтара һәм динара татулыкны ныгыту.
Фонд конкурста катнашуга гаризалар кабул итүне 2025 елның 30 июнендә 17:00 сәгатьтә тәмамлый. грантыглавы102.рф сайтында «Документлар» бүлегендә шулай ук конкурс нигезләмәсе һәм конкурста катнашучыларга карата таләпләр, грантлар бирү шартлары һәм тәртибе турында җентекле мәгълүмат белән танышырга мөмкин.