Бу хакта Дәүләт техника күзәтчелеге буенча төбәк дәүләт комитеты рәисе Урал Искәндәров республика башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Ведомство күзәтүе астында 547 берәмлек күңел ачу җайланмасы, шул исәптән 129 кышкы тау. 2026 елның язында аккредитацияләнгән лабораторияләр белгечләре аттракционнарның техник торышын тикшергән. Тикшерелгән 418 объектның 93 проценты файдалануга тапшырылган. Эшкә кушмауның төп сәбәпләре - идарә итү системаларының төзексезлеге, сезоннар арасында саклау шартларының бозылуы, җир кишәрлеген эксплуатацияләүнең яисә арендалауның вакыты узу. Дәүләт комитеты шулай ук аттракционнарның операторларын һәм администраторларын укытуны оештырды.
Җәйге чорда кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен, республиканың Дәүләт техника күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты күңел ачу техникасын даими мониторинглауны һәм профилактик эшне дәвам итәчәк.
Фото: glavarb.ru