+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 Июня , 09:40

Социаль хезмәткәрләр бүләкләнде

Уфада республика социаль яклау системасының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Социаль хезмәткәрләр бүләкләндеСоциаль хезмәткәрләр бүләкләнде
Социаль хезмәткәрләр бүләкләнде
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов хезмәтнең һәрвакытта да әһәмиятле булуын билгеләп үтте һәм һөнәргә тугрылыклы булулары өчен хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде.

- Бүгенге көндә Башкортстан халкын социаль яклау системасында 11 меңнән артык белгеч эшли. Сез көн саен авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәмгә киләсез, өлкән буынга, үзенчәлекле балаларга ярдәм итәсез, ветераннар һәм балалы гаиләләр турында кайгыртасыз, – дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга Руслан Хәбибов.

Бүгенге көндә республикада яшәүче миллионнан артык кеше, шул исәптән 130 меңгә якын балалы гаилә төрле социаль ярдәм чаралары ала. Ел саен 40 меңнән артык кешегә социаль хезмәт күрсәтелә, стационар хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә 7 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше һәм инвалид яши, «Русия эше» кадрлар үзәкләре белгечләре махсус хәрби операциянең дүрт меңгә якын ветераны белән хезмәттәшлек итә, 8,5 меңгә якын гаилә социаль хезмәтләр белән тәэмин ителә, шул исәптән 1,8 меңгә якыны - махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре.

Тантанада махсус хәрби операция ветераннары – «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенрусия конкурсының төбәк этабы җиңүчеләре аерым урын алды. Конкурс тыныч һөнәргә әйләнеп кайтучы һәм үз һөнәри юлын яңа юлда дәвам итүче сугышчыларны хуплый.

- Егетләр конкурсның төбәк этабында үзләренең һөнәри осталыкларын бик лаеклы тәкъдим итте. Сугышчылар һәм аларның якыннары белән эшләгәнегез өчен аерым рәхмәт. Сезнең игътибарлы булуыгыз һәм ихлас катнашуыгыз яңа шартларга тизрәк җайлашырга, профессиональ тормышта кирәкле булып калырга ярдәм итә, - дип ассызыклады Руслан Хәбибов.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас