+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 Июня , 13:25

Авыл чатларында ниләр бар?

Аларны дөрес файдаланганда бик күп көндәлек мәсьәләләрне оператив һәм нәтиҗәле хәл итәргә мөмкин.

Авыл чатларында ниләр бар?Авыл чатларында ниләр бар?
Авыл чатларында ниләр бар?
Авылларда бүген һәркем үзенчә – үз эченә, йортына бикләнеп яши, кешедә кешенең эше юк дисәләр дә, моның белән бик килешеп бетеп булмый. Бу юллар, чынлыкта, егерме-утыз ел элекке халәтне чагылдыра сыман. Хәзерге Интернет һәм социаль челтәрләр заманында, авыл кешеләре дә, шәһәрнеке кебек, виртуаль дөньяга чумды. Элекке кебек, “күрше күршене белми” дигән хәлләр сирәгәйде. Һәрхәлдә, һәркемнең хәлен белеп, хәбәрләшеп тору мөмкинлеге артты. Әйе, авыл җирендә кешеләр болай да бер-берсен яхшы белә, шәһәрләрдәге “Йорт чатлары”нда да “тормыш кайный”. Күршеләрең белән дә, тәү чиратта, әнә шунда якыннан танышасың.

Гомумән, медальнең ике ягы бул­ган кебек, моның да уңай һәм тискәре яклары бар. Кешеләр бер-берсенең тормышыннан читләшә, аралар суына бара иде. Иске дуслар, туганнар арасында да элемтә ныклыгы кимегән иде. Хәзер исә, социаль челтәрләр аша, еракта яшәүче туганнарның хәлен белеп, бергәләп ­яңалыклар уртаклашып, бәйрәмнәр­не онлайн уздырып та була. Бу, бигрәк тә, авыл җирендә яшәүче өлкәннәр өчен яхшы. Алар хәзер балалары, оныклары белән гел элемтәдә тора ала.
Виртуаль дөньяның үз минуслары да бар: кешеләр инде элеккечә еш кунакка йөрми, бер-берсе белән чын аралашу урынына, экран аша гына хәбәрләшә, дип әйтүчеләр дә табылыр. Бу, әлбәттә, авылның җаны булган гаилә, дуслык, туганлык мөнәсәбәтләренә тәэсир итми калмый. Балалар да, өлкәннәр дә, гел телефонда “утырып”, тормышның матур мизгелләрен, табигатьнең гүзәллеген, янәшәдәге кешеләрнең җылысын күрми-тоймый бит. Әлеге виртуаль дөнья, бер яктан, элемтә­ләрне ныгытса, икенче яктан, аны какшатырга да мөмкин. Шуңа күрә, яңа технологияләрдән дөрес итеп, үлчәп кенә файдаланырга кирәк. Ул вакытта аның файдасы бәһалап бетергесез булачак!
Мин районыбызның байтак авыл чатларында торам. Минемчә, бу чатлар бик файдалы. Әлбәттә, иртән иртүк “Хәерле иртә!”ләр тезелеп китеп, кичен “Хәерле кич!” язулары бераз ачуга тия. Аның каравы, авыл старостасы яки авыл хакимияте вәкиле, активист, ниндидер хәбәр яки мөрәҗәгать җибәрә икән, аны шунда ук, әллә кая йөрми, җыелышка чыкмый, биредә үк бергәләп тикше­рергә һәм мәсьәләне хәл итәргә мөмкин. Һәм күпләр мәсьәләләрне шулай сөйләшеп-киңәшләшеп хәл итә дә. Шунысын да әйтергә кирәк, сөйләшү генә онлайн! Ә ниндидер эш башкарырга кирәк икән, авылларда моңа бик җаваплы карыйлар: билгеләнгән көнне, билгеләнгән сәгатькә бар да җыелышалар.
Миңа бу уңайдан Кырмыскалы районының Иске Акташ авылы халкының эшләрне ничек алып баруы ошый. Мәсәлән, концерт килә икән, игълан куеп, авылдашларны чакыралар. Чатта булмаган әби­ләргә, күрше-күләннәргә дә хәбәр итәргә кушыла һәм барысы да җыелышып авыл клубына бара. Мәчеттә ниндидер бәйрәм үткәрергә планлаштырыла икән, имам бу хакта хәбәр итә, һәм барысы да аның тел очын аңлый: бәйрәм алдыннан мәчетне җыештырырга кирәк. Янә сәгатен, көнен сөйләшәләр дә, бергәләшеп эшләрне башкарып та куялар. Авылны, зиратны тәртипкә китерү буенча шимбә өмәләре дә биредә бик оешкан төстә үтә. Авыл халкы, староста Марат Сәйфул­линның башлангычы белән, быел да зиратта, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәл биләмәсен җыештыру буенча акцияләрдә актив катнашты. Гадәттә, мондый тәкъдимнәрне һәркем күтәреп ала, барысы да үз өлешен кертергә тырыша. Ә кемнең ничек эшләвен, ярдәм итүен фотолардан, рәхмәт сүзләре белдереп язылган хәбәрләрдән дә күреп-белеп була. Аралашу, хәбәрләшү өчен генә түгел, минемчә, бу чатларның тәрбияви әһәмияте дә бик зур.
Барлык авылларда да эш шундый үзара тыгыз аралашу шартларында оештырылса, мәсьәләләр күпкә тизрәк хәл ителер иде, дигән фикер­дәмен. Иске Акташ халкының бердәмлеге, тырышлыгы – күпләргә үрнәк булырлык: алар көн кадагындагы мәсь­әләләрне шулай бергә­ләшеп, киңәшләшеп хәл итәргә күнеккән.
Ә мондый чатлар, чынлап та, авыл тормышын яхшырту өчен бик зур мөмкинлекләр бирә. Алар аша хәбәрләшә, киңәшләшә алабыз, сорауларыбызны бирәбез, тәкъдим­нәребезне җиткерәбез. Бу исә, авыл халкының берләшүе, бер-берсенә ярдәм итеп, авылны тагы да яхшырак итү омтылышларын тормышка ашыру өчен мөһим инструмент булып тора.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Кырмыскалы районы.
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас