+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 Июня , 07:45

Бала акбур ашый...

Бу чирме, әллә начар гадәтме?

Бала акбур ашый...Бала акбур ашый...
Бала акбур ашый...

Акбур ашау – зыянлы гадәтме, очраклылыкмы, әллә организмдагы дефицит симптомымы? “Docdeti” клиникасы педиатры Ирина Лысенко балаларның ни өчен акбур ашавын, нинди анализлар тапшырырга кирәклеге турында сөйләде.
Ашарга яраксыз матдәләрне (акбур, туфрак, боз, крахмал, кәгазь) ашау пикацизм дип атала. Бу - начар гадәт түгел, ә клиник симптом.

Ни өчен балалар акбур ашый?

Еш кына организмда тимер җитмәү сәбәпле. Тимер кытлыгын бетерү 80-90 процент очракта пикацизмны да бетерә, дип билгели табиб. Акбур ашау кальций яки цинк җитмәүдән дә булырга мөмкин, ләкин сирәгрәк очракта.

Сенсор тайпылышлар (РАС, үсеш тоткарлыгы вакытында) – балага аның текстурасы, тавыш ошый.

Стресс-борчылу, шулай ук, кайвакыт мәктәпкәчә яшьтәге балаларда акбур ашау гадәтен барлыкка килә.

Бу зыянлымы? Әйе, ләкин зыян дәрәҗәсе төрле. Канцелярия акбурында еш кына җилем, гипс, буягычлар, хәтта кургаш, терекөмеш эзләре дә була. Әйтик, “Роскачество” 2021 елда үткәргән тикшерү: мәктәп акбуры үрнәкләренең 15 процентында авыр металлар рөхсәт ителгән концентрация чикләреннән арткан.

Акбур эчәклектә үтә алмау китереп чыгарырга мөмкин. Бер кисәк куркыныч түгел. Әгәр бала акбурны даими һәм күп ашый икән, эчәкне томалый торган безоар (тыгыз төер) формалашуы мөмкин. Бу операциягә китерәчәк.

Акбур тешләргә зыян сала, эмальне тырный.

Пычрак куллар һәм идәндә аунаган акбур энтеробиоз, лямблиоз, сальмонеллез кебек инфекцияле авыруларның да сәбәбе була ала.

Педиатр билгеләвенчә, әти-әниләргә баланы моның өчен тиргәргә ярамый. Тыюлар 5 яшькә кадәр балаларда пикацизмны көчәйтә генә.

Иң яхшысы – анализлар тапшырыгыз, нәтиҗәләр көтегез. Балага акбур урынына кукуруз таякчыклары, каты сыр шакмаклары, махсус кимерә торган уенчыклар бирегез.

Фото: ЯИ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас