+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 июнь , 04:45

Күптән көткән автобус юлга чыкты

Халык соравы буенча Кушнаренко – Каратәкә – Иске Гомәр маршруты тергезелде.

Күптән көткән автобус юлга чыктыКүптән көткән автобус юлга чыкты
Күптән көткән автобус юлга чыкты

Узган атнада Башкортстанга идарә итү үзәге мәгълүмат системалары төрле темаларга 4984 мөрәҗәгать теркәгән.

Төзекләндерү темасы беренче урында кала –─ барлыгы 1103 хәбәр. Яшел үсентеләрне карап-тоту, төзекләндерү һәм җәмәгать урыннарын чүп-чардан, яфраклардан тазарту, балалар мәйданчыгындагы корылмаларның торышы, ихаталардагы чокырлар буенча язганнар. Юллар темасы икенче урында –─ барлыгы 899 хәбәр. Халыкны, нигездә, чокырлар, ремонт, төзелеш, юлларны карап тоту һәм тротуарларны төзекләндерү мәсьәләләре борчый.

Өченче урында – торак-коммуналь хуҗалык темасы. Кайнар, салкын су булмауга, идарәче компанияләр эшенә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә һәм подъездларны су басуга зарланучылар күп. Башкортстан ЦУРы барлык мөрәҗәгатьләрне контрольгә алган һәм муниципалитетларга, министрлыкларга, ведомстволарга эшкә җибәргән.

Менә хәл ителгән берничә инцидент. Быел 1 сентябрьгә Әбҗәлил районының Михайловка авылында яңа спорт залы төзеләчәк. Мәктәп спортзалы бинасы авария хәлендә дип танылган, ул ябык һәм балаларга физкультура белән шөгыльләнергә урын юк, дип 2024 елның 11 декабрендә социаль челтәрләрдә урындагы халык язган. Алар үз үтенечләрен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән “Туры элемтә”гә юллаган.

Әбҗәлил районы хакимияте проблема турында белгән, финанслау чыганагын эзләгән. Михайловка авылы мәктәбе янындагы спорт залы төзелешен “Салаватское” предприятиесе ярдәмендә Урыс бакыр компаниясенең Хәйрия фонды финансларга карар иткән. Быел майда подрядчы оешма эшкә керешкән. Бүгенгә инде котлован әзерләнгән, опалубка урнаштырылган һәм канализация системалары монтажланган. Эшләр план буенча бара.

Кушнаренко районында катлаулы мәсьәлә хәл ителгән –─ күптән көткән автобус маршруты тергезелгән. Хәзер Каратәкә һәм Иске Гомәр авыллары халкы район үзәгенә җәмәгать транспортында барып җитә алачак. “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы Иске Гомәр авылыннан Кушнаренкога кадәр автобус рейсы булмавы турындагы шәрехне былтыр февральдә теркәгән. Район хакимияте хезмәткәрләре узган елда гына да әлеге маршрут буенча пассажирлар йөртүгә дүрт тапкыр конкурс игълан иткән, әмма катнашучылар булмау сәбәпле, аларны үтмәгән дип танырга мәҗбүр булганнар. Бу линиядә эшләргә теләк белдергән ташучы быел гына табылган. 14 майда Кушнаренко – Каратәкә – Иске Гомәр маршрут автобусы рейска чыккан.

Мәләвездә Җиңүгә 65 ел урамында кичләрен караңгы һәм бу участокта яктырту бик кирәк, дип социаль челтәрдә былтыр декабрьдә бер хатын-кыз язган. Комментарийны Башкортстан ЦУРы теркәгән. Мәләвез районы хакимияте хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, урамнарны яктырту фонарьлары куюны 2026 елга эшләр исемлегенә керткәннәр. Акча кергәннән соң, профильле хезмәтләр адрес буенча чыгып, барлык кирәкле эшләрне башкарган.

Уфаның Калинин районында яшәүче Мушников урамы, 13/8 адресы буенча хәл ителгән инцидент өчен рәхмәт белдергән. Монда ир-ат үтенеченнән соң аның йорты ихатасындагы киртәне тергезгәннәр. Калинин районы хакимияте һәм “Уютный Дом” идарәче компаниясе белгечләре оператив эш иткән.

Туймазыда 2нче поликлиниканы ремонтлаганнар. Узган ел ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән “Туры элемтә”гә поликлиника бүлекчәләрен ремонтлауны сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Дәваханәдә эчке ремонтны агымдагы елның икенче кварталында үткәрергә карар ителгән. ЦУР мәсьәләне контрольдә тоткан. Май ахырына поликлиникадагы бүлмәләрне ремонтлаганнар: кабинетларда һәм коридорларда бизәкләү эшләре башкарылган, эчке конструкцияләр һәм инженер системалары яңартылган. Эшләр вакытында төгәлләнгән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас