Быел, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы нигезендә, 30 майда Әбҗәлил, Гафури, Зилаер, Калтасы һәм Күгәрчен районнары аграрийлары "Сабан бәйрәме"н беренчеләрдән булып билгеләп үтте.
Бүген, 6 июньдә, Әлшәй, Архангель, Аскын, Авыргазы, Бакалы, Бишбүләк, Бүздәк, Бөрҗән, Зианчура, Кырмыскалы, Кушнаренко, Мәләвез, Миякә, Уфа, Учалы, Хәйбулла, Чакмагыш, Чишмә, Ярмәкәй, Яңавыл районнарында Сабантуйлар уза. Бәйрәмнәр матур һәм имин узсын!
Фото: Башинформ