Бүген иртән Приютово-Бишбүләк автоюлының 28нче чакрымында 19 яшьлек машина йөртүче, "Лада Калина" автомобиле белән идарә иткәндә, рульгә идарәне югалтып, кюветка төшеп ауган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобильне йөртүче ашыгыч медицина ярдәме килгәнче авария урынында һәлак була,16 яшьлек пассажир кыз төрле җәрәхәтләр белән медицина учреждениесенә китерелгән.
Хәзерге вакытта Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәлакәт факты буенча тикшерү уздыра, авариянең барлык шартлары һәм сәбәпләре ачыклана.
Юлларда сак булыгыз!
Фото: Башинформ