+15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 июнь , 16:00

Башкортстанның дәүләт басмалары - иң яхшылар арасында

Русия Журналистлар берлеге һәм «Журналистика һәм медиабазар» журналы оештырган «Русиянең иң яхшы 10 гәзите – 2026» Бөтенрусия конкурсына йомгак ясалды.

Башкортстанның дәүләт басмалары  - иң яхшылар арасындаБашкортстанның дәүләт басмалары  - иң яхшылар арасында
Башкортстанның дәүләт басмалары - иң яхшылар арасында
Конкурс 2014 елдан бирле үткәрелә һәм Русия киңкүләм мәгълүмат чараларының иҗтимагый әһәмиятле контент булдыруда һәм аны алга этәрүдә иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклауга һәм таратуга юнәлтелгән. Эксперт советы гәзитләрнең дизайны һәм эчтәлеге сыйфатын, интернетта һәм социаль челтәрләрдә редакцияләр эшен, шулай ук гамәлгә ашырылучы медиапроектларны бәяләде.

Быел Башкортстан Республикасы вәкилләре берьюлы берничә номинациядә билгеләп үтелде.

"Иң яхшы шәһәр/район башлыгы" махсус номинациясендә урындагы киңкүләм мәгълүмат чаралары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм территорияләрнең мәгълүмат киңлеген үстерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләрне Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы Рита Сәмигуллина һәм Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов алды.

Конкурс дипломантлары арасында «СВОга багышланган иң яхшы проектлар һәм очерклар» номинациясендә «Аскинская новь» гәзите «Край воинов» проекты, «Бакалинские зори» басмасы «Своих не бросаем» мәкаләләр циклы һәм «Стәрлетамакский рабочий» гәзите «По зову сердца» проекты өчен бүләкләнде.

«Иң яхшы иҗтимагый проектлар» номинациясендә «Сельские нивы» гәзите район хакимияте белән берлектә оештырылган «Признание года» акциясе өчен диплом белән бүләкләнде.

«Восход» гәзитенең «Ишембай спортивный» проекты сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм авыруларны җиңүгә багышланган номинациядә дипломант булды.

Территорияләрне үстерү буенча иң яхшы проектлар арасында «Башкортстанның Эшлекле дөньясы» басмасы да бар, ул республиканың агросәнәгать комплексы тормышы һәм үсеше турындагы проектны тәкъдим итте.

«Якташлар турында иң яхшы проектлар» номинациясендә дипломны «Яшьләргә юл» проекты өчен «Асылыкүл» гәзите алды.

Быел җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Воронеж өлкәсендә планлаштырыла. Дипломантларны – «Бөтен Русия» медиафорумында катнашучыларны бүләкләү традиция буенча Сочида уза.

Фото: Азамат Абдрафиков / fotobank02.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас