Әбҗәлил районы полициясенә 45 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул телефон мошенникларының корбаны булган. Тикшерү версиясе буенча, аңа үзен ФСБ һәм Үзәк банк хезмәткәрләре дип таныштырган кешеләр шалтыраткан. Алар ир-атны аның акчалары куркыныч астында булуына ышандыра һәм акчаны «хәвефсез счетка» күчерергә киңәш итә.
Ир күрсәтмәне үти һәм банкомат аша акча кертә башлый. Ләкин аферистлар туктамый. Алар корбанга ул янәсе экстремистик оешмага акча керткән, дип белдергәннәр. Җинаять җаваплылыгыннан качу өчен ир-ат акчаны курьерга бирергә тиеш була. Ул моны берничә тапкыр эшләгән.
Нәтиҗәдә зыян күрүче 29 миллион сумнан артык югалткан. Шул ук вакытта бу сумманың зур өлешен ул танышларыннан алган.
Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: банк, ФСБ, Эчке эшләр министрлыгы һәм башка рәсми структуралар хезмәткәрләре беркайчан да акчаны «имин счетларга» күчерүне сорап шалтыратмый. Әгәр сезне телефон буенча җинаять җаваплылыгы белән куркытсалар-бу йөз процентлы мошенниклык. Сөйләшмәгез, шунда ук трубканы куегыз һәм үзегез картада күрсәтелгән номер буенча банкка яки 102 телефоны буенча полициягә шалтыратыгыз. Ят кешеләргә, үзләрен кем дип таныштырсалар да, акча бирер өчен беркайчан да бурычка алмагыз.