Илеш районының Рсай авылында яшәүче Илида һәм Азамат Камаловлар хакында шулай дияргә ныклы нигез бар
Билгеле җырда җырланганча, авыл матур нәрсә белән, кырлар-урманнар белән. Авыл матур кемнәр белән, тырыш, уңганнар белән. Матур гаиләләр – авыл күрке. Илеш районының Рсай авылы да үзенең тырыш кешеләре белән дан тота.
Тату гаилә – бәхетле гаилә. Бары бер-береңне хөрмәтләү, якыннарыңның кадерен белү генә гаиләне бердәм һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Бүген Рсай авылында гаилә корып, гөрләтеп дөнья көтәр, балалар үстерер өчен шартлар җитәрлек: үзәкләштерелгән су үткән, юллар ремонтлана, урамнар яктыртыла, өр-яңа балалар бакчасы төзелде, почта, банк бүлекчәсе, кибетләр эшли, мәктәп бар, халык мәчеткә йөри. Авылны эш белән тәэмин итүче хуҗалык – “Урал” җәмгыятендә бүген 80гә якын кеше эшли. Аларны автобус эшкә йөртә. Хезмәт хакы вакытында түләнә. Туган авылымда мактауга лаек кешеләр бик күп. Авылның киләчәге шунда туып, чишмәләрнең суын эчеп, урманында җиләк җыеп, көтү көтеп, Базы елгасында су коенып үскән, туган ягын яраткан кешеләр кулында. Ераклардан бәхет эзләмичә, кендек каны тамган туфракта гомер кичереп, балалар үстереп, авыл яшәсен өчен бөтен тырышлыгын салып яшәүче Илида һәм Азамат Камаловлар гаиләсе нәкъ шундыйлардан.
Бу гаилә белән күрше яшибез. Күреп торабыз, үзләре, улы һәм кызы бик тату, күңелле яшиләр. Бер-берсенә генә түгел, безгә дә ярдәмләшәләр. Ел әйләнәсенә нинди генә йомышыбыз төшсә дә, һич кенә дә кире какмыйлар. Гаилә башлыгы Азаматның кулыннан килмәгән эш юк. Язын-көзен бәрәңге бакчасын эшкәртү, тирес тарату, урамда кое янын тазарту, мал чалу, чүп-чар чыгару дисеңме, һич авырсынмыйча башкара. Аның шәхси хуҗалыгында җиңел машинасы, мотоциклы, тракторы бар.
Менә шушы уңган гаиләнең бакчасында нинди генә яшелчә-җимеш үсми. Иртә яздан көзгә кадәр йорт аллары чәчәккә күмелә.
– Авыл җирендә малсыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз. Атларыбыз бар, күп итеп мөгезле эре терлек, кош-корт асрыйбыз. Тырышкан кешегә юл ачык, барлык мөмкинлекләр дә бар, – ди Камаловлар.
Авыл егете белән авыл кызының матур тормыш турындагы хыяллары үзләре туып-үскән гаиләдән, әти-әнисе үрнәгеннән килә. Азамат өч малай һәм бер кыз үскән гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе Фәрит, тракторчы һөнәре алганнан соң, 45 ел дәвамында “Урал” колхозында эшләп лаеклы ялга чыга. Әнисе Фәридә дә шушы авылда туып үскән, бөтен гомерен фермада сыер савуга багышлаган. Азамат мәктәптә укыганда әтисе көтү көткән елларда аңа зур ярдәмче була. Яшьтән эшкә өйрәнеп үскән егет бүген үзе – ышанычлы гаилә башлыгы, яраткан әти, “Урал” җәмгыятендә хөрмәтле хезмәткәр. Мәктәп тәмамлап, һөнәрчелек училищесында тракторчы һөнәре алганнан соң, туган авылындагы “Урал” хуҗалыгында эшли. Азаматның техникасы һәрвакыт төзек була. Быел кыш ул бозаулар карады, артым алу буенча районда алдынгылыкны бирмәде.
Районның Ишкар авылында Рәзинә белән Индус Арслановлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән Илида, 11нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт аграр университетына укырга керә. Агроном һөнәрен сайлый. Диплом алгач, максатлы юллама буенча укыган яшь белгеч 2010 елда районга кайта һәм Рсай авылына “Урал” хуҗалыгына орлыкчылык буенча агроном итеп җибәрелә. Бүген ул диспетчер һәм хезмәтне саклау инспекторы эшен алып бара.
– Коллективта бик тату эшлибез, җитәкчебез Елена Ибраһимова һәрвакыт ярдәм кулы суза, – ди Илида.
Хезмәттәшләренең ихтирамын яулаган Илида Камалова мактау грамоталарына да лаек булган.
Азамат белән Илида 2013 елда матур туй үткәреп, гаилә коралар. Тормышларын ямьләп башта – кызлары, аннары уллары дөньяга килә. Бүген 6нчы сыйныф укучысы Азалия Югары Яркәй сәнгать мәктәбендә рәсем төшерү буенча белем ала. Илназ дүртенче сыйныфта укый. Алар җәйге каникул чорында әти-әниләренә кош-корт карарга булыша. Күрше-тирәгә дә ярдәмнәре тия – авыл көтүеннән урам малларын алып кайталар. Менә шулай эшкә өйрәнеп үсә балалар.
– Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр бер-береңә мәхәббәт, ышаныч, аңлашып яшәүгә нигезләнә. Фәкать шунда гына гаиләдә һәркем бәхетле була, – ди Камаловлар.
Әйе, чынлап та, бу гаиләдә бер-береңә хөрмәт, ярату тантана итә. Һәр эшне киңәшләшеп, бергә башкара алар. Шуңа күрә тормышлары да матур, күпләр сокланырлык. Туган җирендә гомер кичереп, балалар үстереп, авыл яшәсен өчен барлык тырышлыкларын сала Илида һәм Азамат Камаловлар. Киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын бу үрнәкле гаиләгә.
Рәзиф ГАЛИЕВ.