Халкыбызның күркәм гореф-гадәте буенча хуҗалар кунакларны капка янында ук каршы алды. Май чүлмәге тышыннан билгеле, дигәндәй, Чулпан һәм Ришат Шакировларның йорты янына килеп туктагач та, монда чын җир кешеләре яшәгәнлеге күзгә чалынды. Бакча янында авыл хуҗалыгында кирәкле әллә күпме техника – трактор, чәчкеч, ургыч, зур йөк машинасы тезелгән. “Болар барысы да сезнекеме?” – дип сорыйм хуҗадан. “Әйе, һәр техника үз чиратын көтә. Кайсы – чәчүдә, кайсы – урып-җыюда, кайсы – җәйге эшләрдә кулланыла”, – дип җаваплады Ришат Илшат улы.
Зур, бөтен уңайлыклары булган йортка узуга безне балалар каршы алды. Үсмер малайның исәнләшүеннән үк бик җаваплы икәнлеге тоелды. “Нияз”, дип үзе белән таныштырды ул. Ә инде кояш кебек елмаеп торучы кыз бала бераз көйсезләнеп торган энесен юатып алды да үзе белән таныштырды. Аның исеме Риана икән, ул быел 5нче сыйныфны тәмамлаган. Ә инде кечкенә Рамзанга – 5 яшь.
Бүздәк районының Түреш авылы кызы мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфада бухгалтер, бераздан чәчтараш һөнәрен үзләштерә һәм Октябрьский шәһәрендә эшли башлый. Ахирәте белән Чакмагышка кунакка кайткач, Иске Калмаш егете Ришат белән таныша һәм яшьләр бер-берсенә гашыйк була. Озакламый алар гаилә кора. Ришат ул чакта Себер тарафларында эшләп йөри. Яшь гаиләдә беренче бала дөньяга аваз салгач, ул читтә эшләвен туктатып, туган якларына кайтырга карар кыла.
Озакламый Ришат Илшат улы 50 гектар җирне арендага ала һәм шикәр чөгендере, арпа, бодай чәчеп үстерә башлый. Әкренләп кирәкле техника сатып ала, эшен көйгә сала.
– Мәктәптән соң Чакмагыштагы СПТУны тәмамлап, тракторчы, водитель һөнәрләрен үзләштердем. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Себер тарафларында эшләдем. Туган җирдә гаиләң белән бергә яшәү һәм эшләүне күпкә хуп күрәм. Тырышып эшләсәң, авыл җирендә дә яхшы итеп яшәргә була, – ди Ришат Илшат улы.
– Бөтен эшне дә бергә эшләргә күнеккәнбез. Балаларыбыз кечкенәдән кулларыннан килгәнне эшли, ярдәмләшә. Нияз быел җиденче сыйныфны тәмамлады. Ул техниканы яхшы белә, чөнки кечкенә чагыннан әтисе белән бергә булды. Бүген инде улыбызның дуслары, күрше-күлән велосипедка, мотоциклга я башкага вак-төяк ремонт кирәк булса, аңа мөрәҗәгать итә.
Кызыбыз Риана – чын хуҗабикә. Ул өйне дә җыештыра, пешеренергә дә ярата. Моңа өстәп, энесен дә карашырга өлгерә. Рамзан туганда Рианага җиде генә яшь булса да, мин төпчек улыбызны аңа зур ышаныч белән калдыра идем. Риана энесен курчак урынына карап үстереште, дип әйтә алам, – диде әнисе балалары хакында
Чулпан Фларит кызы Иске Калмашта ун елга якын чәчтараш булып эшли. Аның оста кулларыннан чәч кистерергә авылдашлары һәм күрше авыллардан да киләләр. Әйткәндәй, 1650 кеше яшәгән әлеге авылда ике балалар бакчасы эшли, анда 54 бала йөри, мәктәптә 158 бала белем ала. Бүгенге көндә авыл өчен бу шактый зур саннар.
Шакировлар гаиләсендә спортны да үз итәләр. Нияз көрәш белән шөгыльләнеп, бик күп җиңүләргә ирешкән. Аның бүлмәсендәге медальләр, кубоклары моның дәлиле булып, тора. Сабантуйларда да бил бирмәгән батыр булып танылырга өлгергән ул. Әлеге спорт төре буенча түгәрәк мәктәптә эшли, ә тренер Регина Самошина Чакмагыштан килә. Нияз, шулай ук, җәен – футбол уйнарга, кышын чаңгыда йөрергә, хоккей уйнарга ярата.
Биергә яратучы Риана абыйсы үрнәгендә спортка тартыла. Ул да көрәш секциясендә шөгыльләнә башлый һәм кыска вакыт эчендә уңышларга ирешә, күп кенә ярышларда җиңү яулый. Риана кул эшләре белән шөгыльләнә, үз куллары белән эшләгән бүләкләрне якыннарына бүләк итә. Боларга өстәп, Нияз һәм Риана икесе дә бары тик яхшы билгеләренә генә укый. Ә кечкенә Рамзан сурәт төшерергә ярата икән.
Егерме ел элек гаиләдә урысча сөйләшкән балаларга гаҗәпләнсәк, хәзер инде балаларның туган телендә сөйләшүе сирәк күренешкә әйләнеп бара. Шакировлар гаиләсендә мин иркенләп татар телендә аралаштым, чөнки монда өлкәннәр дә, балалар да туган телендә сөйләшә.
– Туган телне гаиләдә саклау мөһим. Гаиләбездә татар телендә аралашабыз, балалардан да шуны таләп итәбез. Мәктәптә татар теле укытыла. Балаларыбыз туган телдә аралашкач, уку да җиңел бирелә, Нияз белән Риана икесе дә төрле чараларда чыгыш ясый, – ди Чулпан.
Әңгәмәбез тәмамлангач, хуҗалар кунакларны өстәл артына чакырды. Табын түренә халкыбызның иң затлы ризыкларының берсе – ит бәлеше чыкты. Телеңне йотарлык бәлешне мактый-мактый ашагач, чәй янына торт бирелде. Аны Риана пешергән булып чыкты. Без аны хуш исле чәй белән тәмләгәндә кыз рецепты белән дә уртаклашып өлгерде.
– Берәрсенә кунакка барсак, кызыбызга торт пешерергә кушабыз. Ни дисәң дә, кибеттәге камыр ризыкларына караганда, үзең пешергәне тәмлерәк һәм файдалырак, – диде әнисе, кызына яратып карап.
Бу гаилә нигезендә мәхәббәт, хөрмәт ятканлыгы аларның үзара мөнәсәбәтләреннән, эшләреннән, яшәү рәвешеннән үк күренеп тора. Алар моны кычкырып сөйләми, күрсәтми, киресенчә, тыныч кына эшләүне һәм яшәүне хуп күрә.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Чакмагыш районы.