+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 Июня , 10:25

Хезмәт алдынгылары бүләкләнде

Зур бәйрәмнәр — Русия көне, Уфа шәһәре көне һәм милли герой Салават Юлаев көне алдыннан төбәк Башлыгы Радий Хәбиров республика халкына Русия һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Хезмәт алдынгылары бүләкләндеХезмәт алдынгылары бүләкләнде
Хезмәт алдынгылары бүләкләнде
Бүләкләнүчеләр арасында - табиблар, укытучылар, галимнәр, мәдәният эшлеклеләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм волонтерлар.

"Сез үзегезне илебезгә, республикабызга хезмәт итүгә багышладыгыз. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына аерым сәламләү сүзләре. Без сезнең белән горурланабыз һәм тизрәк җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтырга телибез. Бу катлаулы чорларда без үзебезнең бердәмлегебезне, Ватанга тугрылыгыбызны исбатладык. СВО кысаларында хәрби бурычларны лаеклы хәл итәбез. Безнең сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә, тугандаш Донбасска ярдәм итәбез.

Без активистларга, волонтерларга, республиканың барлык битараф булмаган халкына чын күңелдән рәхмәт әйтәбез, алар алгы сызыкка сугышчылар өчен посылкалар җыялар, маскировка челтәрләре үрәләр. Һәркем үз урынында Җиңү өчен барысын да эшли.

Авыр шартларга карамастан, без торак һәм юллар, мәктәп һәм балалар бакчалары, хастаханәләр һәм спорт үзәкләре төзүне дәвам итәбез. Төрле өлкәләрдә уңышларыбызны арттырабыз", — дип сәламләде тантанада катнашучыларны Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы узган атнада республиканың зур делегациясе Петербург халыкара икътисади форумында катнашуын искәртте. Башкортстан янә дәүләт инвестицион рейтингта лидерлар өчлегенә керде һәм республиканы илнең иң уңышлы, тотрыклы үсүче төбәкләренең берсе дип таныдылар.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас