+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 Июня , 04:25

Кеше китә, эзе кала

Бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган Ришат Бакировның изге гамәлләре якташлары күңелендә кадерләп саклана

Кеше китә, эзе калаКеше китә, эзе кала
Кеше китә, эзе кала


Игелекле кешеләр мәңгелек дөньясына киткәннән соң да, аларның үрнәкле башлангыч­лары, яхшы эшләре, даны кала, исемнәрен еллар үткәч тә хөрмәт белән искә алалар. Бөтен гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган Бөек Ватан сугышы ветераны, “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” Ришат Мирзаһит улы Бакировның изге гамәлләре райондашлар, укучылары күңелендә кадерләп саклана.

Ришат Мирзаһит улы 1923 елда районның Карабаш авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Карабаш җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Бөре педагогия училищесында белем ала. Аны уңышлы тәмамлап, 1939 елда Караидел районының Багазы урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт юлын башлый. Арытаба 1940 елда районга кайтып, Тыпый сигезьеллык мәктәбендә физика-математика укытучысы буларак эшләвен дәвам итә. Әмма күпләрнең уй-ниятләрен юкка чыгарган Бөек Ватан сугышы башлана. 19 яшьлек Ришат та армия сафларына алына. 1942 елның апрель аеннан дошманга каршы сугышка керә. Укчы дивизия составында Сталинград янында барган каты бәрелешләрдә алыша, “Уран” операциясендә катнаша. 1944 елда Р. Бакиров каты яралана, бераз госпитальдә дәвалангач, демобилизацияләнә.
Ришат Мирзаһит улы Карабаш урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта башлый. Арытаба район мәгариф бүлегендә инспектор, Илеш районы укытучылар профсоюзы рәисе, Үрмәт сигезьеллык мәктәбе директоры вазыйфаларын башкара. 1957 елда Бөре педагогия институтын һәм Марксизм-ленинизм университетын тәмамлый. 1965 елда Карабаш урта мәктәбенә директор итеп тәгаенләнә. Әлеге вазыйфаны 20 елга якын зур җаваплылык, төгәллек белән башкара. Карабаш урта мәктәбенең яңа бинасы да аның җитәкчелегендә төзелә. Бик күп яшь педагогларның остазы була, хезмәттәшләренә киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм кулы суза. 1983 елда намуслы хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә һәм лаеклы ялга чыга. Төрле елларда Русиянең һәм Башкортстанның Мәгариф министрлыгының Почет грамоталары белән бүләкләнә.
Ришат Бакиров җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Күп тапкырлар авыл Советы депутаты итеп сайлана. Район коммунистлар партиясе конференциясе делегаты, Коммунистлар партиясе пропагандисты, политинформаторлар төркеме җитәкчесе, озак еллар колхоз һәм мәктәп парторгы, актив лектор була. Республика укытучыларының I һәм VI съездларына делегат итеп сайлана.
Гаиләсендә дә бәхетле була Ришат Бакиров. Нинди генә яңалыкка тотынса да, тормыш иптәше Тамара Васильевна аңа ышанычлы терәк һәм киңәшче була. Ул география фәненнән укыта. Күпме яшь буынга төпле белем, тәрбия биреп, зур тормыш юлына чыгара алар. Бакировлар бер малай һәм өч кызга гомер биреп, югары белем алырга ярдәм итәләр, олы тормыш юлына чыгаралар. Балалары, оныклары, әтиләре, бабалары юлын дәвам итеп, республиканың төрле уку йортларында белем бирәләр.
“Картәтием Ришат Мирзаһит улы мине шахмат уйнарга өйрәтте. Мин кунакка килгәндә, без һәрвакыт берничә партия уйный идек. Кадерле кешем бүләк иткән кулдан эшләнгән шахматлар минем өчен ядкарь булып калды”, – дип зур горурлык, шул ук вакытта сагыну белән искә ала оныгы Илнур Илгиз улы.
Бөек Ватан сугышы ветераны, бөтен гомерен изге һөнәргә багышлаган Р. Бакиров 1997 елда 74 яшендә күзләрен мәңгелеккә йома. Ришат Мирзаһит улының авылдашларына кылган изге гамәлләре санап бетергесез. Ул райондашларга бар яклап та һәрвакыт үрнәк булды. Бүгенге көндә дә укучылары, карабашлылар, хезмәттәшләре олы хөрмәт белән искә ала тәҗрибәле, олы йөрәкле педагогны. Р. Бакировка бәйле хатирәләр илешлеләр күңелендә мәңге сакланыр.

Лира КӘБИРОВА.
Илеш районы.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас