Шулай ук, җәяүлеләр юлларында тиешле инфраструктура булмау да – зур проблема. Тротуарларның начар торышы, җәяүлеләрне хәвефле хәлләргә китерә. Алар кайвакыт машина юлыннан йөрергә мәҗбүр була, бу исә аларның гомеренә куркыныч тудыра.
Шуңа күрә юл инфраструктурасын яхшырту, чокырларны ямау, тротуарларны төзекләндерү һәм җәяүлеләр өчен уңайлы шартлар тудыру мөһим бурычларның берсе булып тора.
Уфа шәһәрендә күп урында юлларны ремонтлау эшләре бара. Андый чакта урамнарны ябалар, көндәлек маршрутны үзгәртеп, урау юллар эзләргә туры килә. Яңа, тигез юл көтеп, бу кыенлыкларга өйрәнәсең, сабыр гына йөрисең. Әмма эшнең нәтиҗәсе һәрвакыт көткәнчә буламы?
Мәсәлән, ничә еллар буена төзелгән Пугачев урамындагы юлларны карасак, нәтиҗәләр киң җәмәгатьчелеккә аңлаешсыз кебек тоелыр. Канализация люклары юл буйлап тезелеп киткән, шулар аркасында чокырлар барлыкка килгән. Нигә безнең шәһәрләрдә нормаль юллар эшләнми? Бәлки, технологик яктан яхшырак укыту программалары, фәнни тикшеренүләр үткәрү һәм җитәкчеләрнең җаваплылыгын арттыру кирәктер?
Яхшы юллар – яхшы тормышның нигезе. Шәһәрдә сыйфатлы юллар булдыру өчен бергәләп эш итәргә, җитәкчеләр белән җәмәгатьчелек арасында диалог булдырырга, мәсьәләгә анык карарга кирәк.
Элина ФӘЙЗУЛИНА.
фото: башинформ