Русия судлары укучылары тарафыннан түбәнсетелгән укытучыларның мораль зыян компенсациясе турындагы дәгъваларын ешрак канәгатьләндерә башлаган.
Суд карарлары арасында 10 меңнән алып 300 мең сумга кадәр штрафлар бар. Өстәвенә, штрафлар үсмерләрнең үзләренә дә, аларның әти-әниләренә дә салына.
Экспертлар билгеләвенчә, бу тенденция укытучыларны яклауның бер билгесе, әмма шул вакытта борчулы да, чөнки конфликтлар еш кына мәктәп эчендә генә хәл ителми, ешрак судка ешрак барып җитә.
Июнь башында Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево суды ике укучыдан укытучы файдасына 15 мең һәм 20 мең сум түләткән. Үсмерләр укытучыны дәрестә яшерен рәвештә фотога төшергәннәр, фотошоп ярдәмендә әдәпсез сурәт ясаганнар һәм аны мәктәп чатларына, мессенджерларга таратканнар.
Ярославльдә суд 7нче сыйныф укучысының әти-әнисен укытучыга 20 мең сум түләргә мәҗбүр иткән. Укучы ясалма интеллект ярдәмендә педагогны ялангач гәүдәле ир-атка әверелдергән һәм видеоны мессенджерларда тараткан.
Мондый очраклар быел Пермь краенда, Мәскәү өлкәсендә дә булган. Укучыларның әти-әниләре 30 мең сумга кадәр штраф түләгәннәр.
Иң зур штраф – 300 мең сум. Аны Түбән Тагилда укучы кызның әнисе түләячәк. Кыз танышу сайтында укытучысының фейк аккаунтын булдырган. Һәм педагогны мыскыллап, “төнгә ир-егет эзлим” дигән игълан куйган. Яше аркасында (13 яшь) җинаять эше кузгатып булмаган, әмма суд дәгъваны канәгатьләндергән.
Элек судлар педагогларны яклап бармаган, ә полиция аларның гаризаларын теркәргә теләмәгән. Шөкер, илдә укытучыларның намусын түбәнсетүчеләргә дә җәза бирә башладылар.
Агымдагы елның 1 сентябреннән Мәгариф министрлыгының 316 санлы боерыгы үз көченә керә, ул тәртип бозучыны профилактик әңгәмә өчен дәрестән вакытлыча читләштерергә мөмкинлек бирә, шулай ук укучының тәртибен бәяләү буенча да эксперимент башлана.
Автор фотосы.