Ул 37 ел инде "Белорет металлургия комбинаты" акционер җәмгыятенең 3нче канат цехында тимер чыбык һәм трослар ураучы булып эшли. Бу көнне аңа Русия Президенты Указы белән "Русия Федерациясенең атказанган металлургы" дигән мактаулы исем бирелде.
Галия Зәки кызы Белорет районының Сәфәргул авылында туып-үскән. Мәктәпне тәммалагач, Белоретның 25нче училищесында белем алган. Аннан соңгы язмышы шушы металлургия заводы белән бәйле. "Эш авыр, металл белән эшләүне күз алдына китерәсездер. Әмма мин аны һәрвакыт яратып башкардым, җиренә җиткереп эшләргә тырыштым. Шөкер, хезмәтемне гел бәяләп тордылар. Тармак бүләкләрем бик күп. Моңа кадәр, 2023 елда, Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасына лаек булган идем", - диде Галия.
Алар ире Даян белән ике бала тәрбияләп үстергән. Даян медицина өлкәсендә хезмәт салып, пенсиягә чыккан. Бүген кызлары Диана Сургутта яши, улын үстерә. Уллары Альберт СВО зонасында. Ул анда дүрт ел элек мобилизациягә эләгеп киткән. Кызганычка каршы, быел яз аягы яраланган. Ул бераз төзәлгәч, ул янә алгы сызыкка юлланган. Бер ялына кайткач, гаилә корган. Тиздән Альбертның кызына ике яшь тулачак.
Бүген әти-әнинең теләге бер - улларының исән-сау яу кырыннан әйләнеп кайтуы.