Юристлар билгеләвенчә, милек иясе вафат булгач, аның ипотекага алынган фатиры да, аның түләү буенча барлык бурычлары да вариска күчә. Ипотека алган вакытта милек иясенең гомере иминиятләнгән булса, куркыныч түгел. Гомере иминиятләнмәгән очракта, кредитны вариска түләп бетерергә туры киләчәк.
Тагын шунысын да искәртү кирәк: бездә мирасны өлешләп кенә кабул итеп булмый. “Мирасчының ипотекадагы фатиры кирәкми, шәһәр янындагы йортын гына алам”, – дип сайлана алмыйсың. Мирасны кабул итү килешүен имзалагансың икән, аны барлык бурычлары белән кабул итәргә ризалык бирәсең дигән сүз.
Шуңа да мирасны кабул иткәнче мәрхүмнең нинди бурычлары калганын ачыкларга кирәк. Кредитлар, займнар, алимент бурычлары һәм башка күп кенә финанс бурычлары милек белән бергә варисларга күчә. Карар кабул иткәнче финанс анализы үткәрергә кирәк: барлык мөлкәт бәясен һәм бурычлар күләмен бәяләгез. Әгәр бурычлар керем бәясеннән артып китсә, сез мирастан баш тарта аласыз.
Автор фотосы.