+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 Июня , 07:45

Радий Хәбиров бәйрәм чараларында катнашты

12 июньдә Башкортстан башкаласында республика Башлыгы Радий Хәбиров Русия көненә һәм Уфа шәһәре көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты.

Радий Хәбиров бәйрәм чараларында катнаштыРадий Хәбиров бәйрәм чараларында катнашты
Радий Хәбиров бәйрәм чараларында катнашты
Төбәк җитәкчесе Башкортстанның Урыс дәүләте составына ирекле керүенең 400 еллыгы уңаеннан төзелгән Дуслык монументына чәчәкләр салды.

Искәртәбез, һәйкәл 1957 елда салынган, ә аның ачу тантанасы 1965 елда булган. Ул урыс һәм башкорт халыкларының бөек тугандаш дуслыгын гәүдәләндерә.

Тантаналы чарада шулай ук Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт җыелышы - Корылтай депутатлары, муниципалитет, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук Уфаның җәмәгать эшлеклеләре һәм шәрәфле шәхесләре катнашты.

- Бәйрәм көнен без Дуслык монументына чәчәкләр салудан башлыйбыз, анда безнең барыбыз өчен дә мөһим булган сүзләр язылган: “Урыс һәм башкорт халыкларының бөек тугандаш дуслыгына дан”, - дип, журналистлар белән әңгәмәсендә Радий Хәбиров уртаклашты. - Русия - бөек дәүләт, анда күп гасырлар дәвамында төрле халыклар дус һәм тату яши. Бу безнең төп көчебез һәм төп байлыгыбыз.

Аннары Башкортстан Башлыгы һәм мөхтәрәм кунаклар «Уфа - хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласына чәчәкләр салдылар.

Ул Башкортстан башкаласының Киров районында 2022 елның ноябрендә ачылды. Монумент Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы илебезне тергезү чорында республика халкының хезмәт батырлыгы истәлегенә багышланды. Уфага хезмәт батырлыгы шәһәре статусы Русия Президенты Владимир Путин указы нигезендә бирелде.

Шулай ук «Без – Русия гражданнары» акциясе кысаларында Радий Хәбиров укуда, спортта һәм иҗтимагый эшчәнлектә аеруча зур уңышларга ирешкән республика мәктәп укучыларына паспортлар тапшырды.

Төп документны төбәк җитәкчесе кулыннан яшь уфалылар Искәндәр Хафизов һәм София Баландина, Зианчура районыннан Аскар Идрисов һәм Караидел районыннан Глеб Пастухов алдылар.

– Бу көнне бөтен республикада шундый чаралар уза. Без аларны балалар горурлансын һәм илебезнең бер өлеше булуларын, аның алдында җавап тотачакларын һәм Ватанга хезмәт итәчәкләрен аңласын өчен традицион иттек, – дип билгеләде Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә. - Бу алар өчен үзенчәлекле вакыйга.

Төбәк җитәкчесе шулай ук Башкортстан халкы өчен Русия көненең әһәмияте турында сөйләде.

- Илебез өчен бу бәйрәм аерым әһәмияткә ия. Безгә катлаулы чорда, Ватаныбыз өчен язмыш хәлиткеч чорда яшәргә туры килде. Ничек кенә катлаулы булмасын, без эшне дәвам итәбез. Ватанны саклыйбыз, сугышчыларны һәм аларның якыннарын яклыйбыз. Икътисадны үстерәбез, балалар үстерәбез. Илебез белән горурланабыз һәм барысы да җиңү өчен эшлибез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас